Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Евгений Федорович Полосухин

Туган газетасына гомеренең кырыктан артык елын, шуларның утызын – мөхәррир вазифасында багышлаган Евгений Федорович Полосухинның гомере өзелде.

Тормышының бер өлеше газе­табызның тарихы булып тора. Аның хезмәт биографиясе 1952 елда, ул вакытта өлкә газетасы дип саналган  «Сталин байрагы» газетасы редакциясендә, корректор вазифасында башлана. Тиздән ул журналист булу турында җитди уйлана башлый. Төп вазифалары белән беррәттән, кулына каләм алып, тирә-якта булган вакыйгаларга карата үз фикерен җиткерә, газета укучыларын кызыксындырган тема өстендә эшли башлый. Җитәкчелек тә аңарда иҗат дәртен күреп ала, аның сәләтен бәяли.
Аңа әдәби хезмәткәрләр сафына күчү тәкъдиме керә. Шулай Евгений Федорович газета эшенең барлык нечкәлекләрен өйрәнеп, хезмәт баскычы буенча күтәрелә. Евгений Полосухин читтән торып югары һөнәри белем ала. 32 яшендә ул «Ленинский путь» («Ленин юлы») газетасы редакциясе коллективын җитәкли, хезмәттәшләре белән бергә ул төрле аудиториянең кызыксынуларын исәпкә алучы яңа темаларны, материалларны тәкъдим итү формалары өстендә эшли.
Ул елларда зарисовка, репортаж, баш мәкалә кебек жанрлар, «Халык контроле» дигән тематик сәхифә, экология, төзекләндерү мәсьәләләре буенча материаллар аеруча популяр була.
Евгений Федоровичка иҗади тоемлау хас, бу газета хезмәткәре өчен аеруча кирәкле сыйфат. Ул хезмәттәшләрендә булган сәләтне күрә һәм лаеклы бәяли белә һәм аны камилләштерергә ярдәм итә.
Иң мөһиме, Евгений Федорович яңа гына эшли башлаган журналистларны вакытлыча авырлыкларны җиңә белергә һәм бервакытта да күңел төшенкелегенә бирелмәскә, башкалардан аерылып торган үз стильләрен булдырырга өйрәтте. Безнең хәтеребездә ул белемле, гадел, намуслы, зыялы, әдәпле, тыйнак кеше буларак мәңгегә калачак.

«Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы редакциясе коллективы, матбугат ветераннары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев