Экологлар ун көн эчендә 65 бозу очрагын ачыклаган
Татарстанда 25 меңнән артык кеше санитар-экологик икеайлыкка кушылды
1 апрельдән муниципалитетлар 40 мең кубометр чүп чыгардылар. Республика Экология министрлыгында акциянең беренче ун көненә йомгак ясалды.
Икеайлык башыннан белгечләр 65 бозу очрагын ачыклаган. Аларның 21е санкцияләнмәгән чүплекләр белән бәйле. Хокук бозучыларга каршы административ хокук бозулар турында 84 беркетмә төзелгән. Шулай ук 78 кисәтү ясалган.
Экологлар «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкилләре белән берлектә юл инфраструктурасының торышын күзәтәләр. Белгечләр Татарстанның 11 районына барып кайттылар. Транспорт комплексы предприятиеләре 1,6 мең кубометрдан артык калдык җыйдылар. 13-17 апрель көннәрендә тикшерүләр тагын сигез районда узачак.
Республика халкы шулай ук бозулар турында хәбәр итә. 1 апрельдән 105 мөрәҗәгать теркәлгән. Аларның 27се чүплекләргә һәм һава сыйфатына кагылышлы сорауларга кагылган. 11 хәбәр сулыкларга караган. Тагын 40 «башкалар» категориясенә кергән. Ел башыннан белгечләргә 714 мөрәҗәгать килгән.
Санитар-экологик икеайлык «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән уздырыла. Акция 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
Чыганак: Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев