Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлылар үзләренекен ташламый

Гуманитар ярдәм составына яңа әйберләр дә керде

«Без тыл! Без булышырга тиеш!» Мебель фаб­рикасында урнашкан 6нчы номерлы территориаль җәмәгать советында Чулпан Сөләйманова җитәкчелегендә эшләүче хатын-кызлар нәкъ менә шуны максат итеп куйганнар.

Менә унбер ай инде алар махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә булышалар. Маскхалатлар тегәләр, маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре, мичләр һәм башка күп кенә әйберләр ясыйлар.

Шушы көннәрдә сугышчыларга чираттагы ярдәм китәчәк.

— Һәр чираттагы гуманитар ярдәм белән без ниндидер яңа әйберләр җибәрергә тырышабыз. Хәзер исә көз якынлашу сәбәпле, флистан толстовкалар һәм тактик носилкалар әзерли башладык. Алар безнең сугышчыларыбызга бик кирәк. Мондый носилкалар бик уңайлы, чөнки алар күп урын биләми, — дип сөйли Чулпан Габдрахман кызы.– Шулай ук без матраслар һәм мендәрләр ясый башладык. Аларны пенкадан әзерлибез (бу материал кысканда да үз формасын ала). Мендәрләрне ике төрдә ясыйбыз. Гадәти кечкенә мендәрләр, алар күчеп йөргәндә бик уңайлы. Әле тагын мендәр-косточкалар ясыйбыз, болар анатомик мендәрләр, аларны сугышчылар танкларда, машиналарда кулланалар.

Хатын-кызлар сугышчылар өчен әйберләр тегеп кенә калмыйлар. Алар күпләп сату бәясе белән тактик аяк киемнәре бирүче эре сәүдәгәрләр дә тапканнар. Бу шулай ук яңалык булып тора.

Белешмә

Тактик аяк киеме — бу иң яхшы сак­лану чаралары булган махсуслаштырылган аяк киеме. Ул экипировка элементы булып тора, гадәттәгедән бик нык булуы белән аерыла, экстремаль шартларда бик уңайлы.

— Быел көз айларында ничә тапкыр гуманитар ярдәм җибәрергә планлаштырасыз? –дип кызыксынам мин.

–Бу безнең ничек техника табуыбызга, ничек әзерләнүебезгә, кирәкле әйберләрне ничек тиз җыя алуыбызга бәйле. Бүгенге көндә тегүчеләребез дә аз калды, челтәрләрне дә шул бер үк кешеләр үрә. Волонтерлар җитешми. Шуңа күрә дә үрү процессы акрынрак бара.

Чулпан Габдрахман кызы сугышчыларыбызга битараф булмаска, аларны өй ризыклары әзерләп җибәреп сөендерергә дә чакыра. Без барган көнне дә чистайлылар фронтка җибәрү өчен беленнәр, бөккәннәр алып килгәннәр.

–Фронттагы сугышчыларга җибәрү өчен беленнәр алып килдем, — ди 6нчы номерлы территориаль җәмәгать советында волонтерлык белән шөгыльләнүче «Чистай-информ» хезмәткәре Гөлсинә Сорутдинова. — Сугышчыларыбыз өй ризыгын яңа пешкән килеш авыз итсеннәр, өй җылысын тойсыннар дип, кичтән түгел, иртән-иртүк торып әзерләдем.

Беленнәрне догаларымны укып, изге теләкләремне тели-тели, йөрәк җылымны кушып пешердем. Үзем дә әни кеше буларак, барлык ир-егетләребез өчен бик борчылам, барысының да тиз арада әниләре, гаиләләре янына исән-имин кайтуларын телим. Аллаһы Тәгалә барысын да сак­лап йөртсен, илебездә тизрәк тынычлык урнашсын иде.

– Фронтта барысы да бар дип сөйлиләр. Дөрес, тушенкалар бар, әмма өй ризыгы анда, билгеле, юк. Сугыштагы кешегә үзебез әзерләп җибәргән өй ризыгы бик кадерле бит ул, — дип сөйли Чулпан Сөләйманова.

Ул шулай ук алгы сызыкка гуманитар ярдәм итү белән шәхсән үзе шөгыльләнүче Ришат Мәгъсүмовка, ярдәм итүче егетләргә, машина йөртүчеләргә зур рәхмәтен белдерде.

Ни кызганыч, хәрбиләргә ярдәм итүдә чистайлылар активлыгы бик сөендерми. Гуманитар ярдәм белән кызыксынып торучы чатларда 2000 кеше исәптә тора, нигездә, болар читтән күзәтеп торучылар. Активлар саны 200дән артмый. Финанс ярдәме күрсәтүче кешеләр бар. Аларның ярдәме белән тукыма сатып алабыз, махсус киемнәргә заказ бирәбез.

— Кайберәүләр болар барысы да каядыр еракта бара дип уйлый. Якыннары фронтта булмаучы кайберәүләр миңа кагылмый ди, шуңа битарафлык күрсәтә. Әмма бу безнең барыбызга да кагыла, алар безнең барыбызны да сакларга дип киттеләр ләбаса! Безгә кулыбыздан килгәнчә булышырга кирәк! Бөек Ватан сугышы елларында халык ач-ялангач булса да, фронтка ярдәм иткән. Ә хәзер бөтен кешедә дә барлык нәрсә дә бар. Безгә сугышчы егетләребез исән-сау булсыннар өчен ярдәмебезне кызганмаска кирәк! Әгәр дә чис­тайлылардан финанс ярдәме булмаса, без сугышчыларга булыша алмаячакбыз. Чөнки хәзер бар нәрсә дә кыйммәт тора, үзебезнең генә аларны сатып алырга көчебездән килми, – дип борчыла Чулпан Сөләйманова.

Без Чулпан Габдрахман кызының мөрәҗәгатенә чис­тайлылар битараф калмаслар дип ышанабыз. Безнең фронттагы ир-егетләребез кече ватаныннан ярдәм көтә, ә моның өчен финанс ярдәме һәм волонтерларның уңган куллары кирәк. Безнең сугышчыларыбыз якташларының ярдәмен тойсыннар һәм белеп торсыннар: чистайлылар үзләренекен ташламыйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев