Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлы үзеннән зуррак җәен балыгы тоткан

Бәхет елмайган балыкчының хатыны гадәти булмаган тотым турында сөйләде

Чистайда яшәүче Чулман елгасында озынлыгы 2 метр 78 см булган 105,5 килограммлы зур җәен балыгы тоткан. Социаль челтәрдәге битендә гаҗәеп яңалыкны балыкчы Сергей Дмитриевның хатыны Елена бастырган. Ул да, ире кебек үк, балык тоту белән мавыга.

Мөгаен, бу хәбәрне күргән кешеләрнең күбесендә: «Шундый зур балык белән нәрсә эшләгәннәр икән?» — дигән сорау тугандыр. Бу сорауга «Чистай-информ» корреспондентына эксклюзив әңгәмәдә Елена бик теләп җавап бирде:
— Бу җәен балыгының, кармак саңакка туры килеп эләккәнлектән, исән калу мөмкинлеге юк иде, шуның өчен аны тартып чыгарырга кирәк булды. Ярты сәгать кайнашканнан соң, ниһаять, балыкны тартып чыгардык. Балыкның бер өлешен саттык, бер өлешен якыннарыбызга өләштек, бер өлешен суыткычта катырып куйдык.
— Мондый зур балык тотуның сере нәрсәдә?
— Бернинди сере дә юк. Хәер, бар… Сере, мөгаен, яңгырдан соң безнең 8 яшьлек улыбыз Федор җыйган суалчаннардадыр. Ул үзе җыйды, әтисе белән барды.
— Мондый зур балык тотканыгыз бар идеме, әллә беренче тапкыр гынамы?
— Иремнең трофей җәен балыгы тоту хыялы бар иде, ләкин ул 50 килограммлыга исәп тота иде. Аның 19 килограммлы җәен балыгы тотканы бар иде инде. Мондый зур балык эләгер дип беркем дә уйламады.
Елена бу балык тотуның тарихын сөйләде.
— Ирем инде берничә ел квокка җәен тотарга өйрәнә. Квок — ул шундый балык тоту җайланмасы, аны суга шапылдатасың да һәм бу тавышка җәеннәр йөзеп килә. Бер үк вакытта суалчаннар, тавык бавыры яки креветка эләктерелгән ыргаклы бауны суга төшерәсең. Бу очрак якшәмбе көнне булды. Без үзебез балыкчылар, көймәбез дә бар. Нәкъ менә шул көнне безнең иптәшебез — балыкчы Даниль хатыны белән бергә безне җәен тотарга, ничек суга шапылдатырга икәнен күрсәтүебезне сорап чакырды. Без шалтыратыштык, ул безне килеп алды, без көймә станциясеннән нибары 100 метр гына уздык, бер урынга бастык һәм Сережа бер-ике тапкыр суга каты итеп шапылдатты. Шунда ук аның кулы тартылды. Җәенне 35 минут чамасы алҗыттык, нәтиҗәдә, ул арыды, су өстенә йөзеп чыкты һәм аны көч-хәл белән көймә бортына өстерәп менгездек. Без кичергән хисне сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Хыялланыгыз һәм ул, һичшиксез, тормышка ашачак.
Сүз уңаеннан, 2021 елда «Чистай-информ» сайтында Дмитриевлар гаиләсе белән әңгәмә чыккан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев