Бүген, 12 гыйнвар көнне, Чистайның хөрмәтле кешесе, тыл хезмәтчәне һәм атказанган волонтер Мария Суворова үзенең туган көнен билгеләп үтә
Бүген, 12 гыйнварда, Чистайның хөрмәтле кешесе, тыл хезмәтчәне һәм атказанган волонтер үзенең туган көнен билгеләп үтә.
Аны котларга шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов килде.
Ул аңа ихлас котлау сүзләрен җиткерде, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, үзенең яраткан кешеләре янәшәсендә озын гомер кичерүен теләде.
Мария Суворова Чистай районының Предтечино авылында туган. Хезмәт биографиясе бик иртә башлана: 12 яшеннән үк комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Озак еллар Мария Ивановна Кече Талкышта дуңгыз караучы була, аннары лаеклы ялга чыкканчы хезмәт юлын шушы авылда тегермәндә дәвам итә.
Пенсиядә булуына карамастан, Мария Ивановна эшсез утырмый. Ул волонтерлык эшен дәвам итеп, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм итә, «Чистайның атказанган волонтеры» исеменә лаек булган. Хәзер улы һәм килене тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши, бакчачылык белән шөгыльләнә.
Нет комментариев