Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда «Бригантина» ишегалды мәйданчыгын ремонтладылар

Июльнең беренче якшәмбесендә биредә Елгачылар көнен билгеләп үтәләр

 Елгачылар поселогында «Бригантина» ишегалды мәйданчыгын ремонтладылар. Халык өчен бу күптән көтелгән, күңелле вакыйга булды. Озакламый, 1 июль көнне, биредә Елгачылар көненә багышланган бәйрәм программасы узачак.

 

1980 елларда «Бригантина» митинглар, очрашулар һәм башка чаралар үткәрү өчен агитация мәйданчыгы буларак файдаланылган. Аның проекты судно-ремонтлау заводы парторгы Г.Ф. Зюлин тарафыннан эшләнгән һәм әлеге предприятие хезмәткәрләре тарафыннан тормышка ашырылган.

 

 Шундый тарихи белдерү «Бригантина» сурәтләнгән «Искиткеч Елгачылар поселогы» сериясеннән открытканың арткы ягында язылган.

 

–Без биредә төрле концертлар уздырырга яратабыз, – дип сөйли 7 нче номерлы территориаль- җәмәгать советы җитәкчесе Татьяна Малхасян. – Ел саен «Елгачылар көне» бәйрәмен әзерләүгә бик җаваплы карыйбыз, ә быелдан башлап , Чистай шәһәр Советы депутаты Юрий Владимирович Бочкарев һәм шәхси эшмәкәр Максим Николаевич Васин ярдәме белән артистлар яңартылган сәхнәдә чыгыш ясаячаклар, ә тамашачылар ремонтланган һәм буялган эскәмияләргә утырып концерт карый алачаклар.

 

 Быел Елгачылар көне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә «Күрше-фест» фестивале кысаларында тормышка ашырылучы «Корабльдә» проекты кысаларында узачак. Оештыручыларның тату командасы составына Марина Симакова, Регина Шакирова, Юрий Сарафанников та керәчәк.

 

–Барыгызны да Елгачылар көненә – гаилә бәйрәменә чакырабыз! Елга маҗараларының сихри мохитына чумыгыз, чөнки биредә һәркем үзенең күңеленә якын шөгыль таба алачак һәм озак елларга күңел күтәренкелеге алачак! – дип чистайлыларга мөрәҗәгать итте чараны оештыручы Юрий Сарафанников. – Сезне биредә бар гаилә өчен мавыктыргыч мастер-класслар, интерактив активлык, талантлы артистлар башкаруында дәртле биюләр һәм, иң мөһиме – шат елмаюлар, җылы очрашулар, яңа танышулар һәм күңелле тәэсирләр көтә!

Фото: Илья Сологуб

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев