Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районында туристлар өчен иң кызыклы урыннар турында Диләрә Хәсәнова сөйли

Чистай еш кына үзендә туристлар кабул итә. Аеруча шәһәребездә туристларны җәен күрергә мөмкин. Җылы матур һава торышы болай да үзенә тартып тора һәм якты тәэсирләр калдыра ләбаса!

Чистайның туристларга нинди кызыклы нәрсәләр һәм нинди яллар тәкъдим итүе турында без туризмны үстерү бүлеге мөдире Диләрә Хәсәнова белән сөйләштек.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, әлеге бүлек яңа маршрутлар һәм локацияләрне булдыру, шулай ук булганнарын үстерү буенча актив эш алып бара.
— 2023 елда «Квест-экскур­сия­ләр» эшләнде һәм тормышка ашырыла башлады. Алар мәктәп укучылары һәм студентлар арасында зур популярлык белән файдаланыла. Аларның күбесендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында катнашырга мөмкин. Әлеге экскурсияләрне планлаштырган вакытта Чистайның тарихына багышлап танып белү викторинасын үткәрүгә акцент ясадык.
— Безнең шәһәрдә туризмның нинди төрләре бар?
— Чистай — үзенчәлекле шәһәр. Бездә кунаклар, шулай ук җирле халык арасында популярлык белән файдаланыла торган күп кенә юнәлешләр бар.

Танып белү туризмы
Ул үз эченә шәһәр музейларында, тарихи урыннарда булуны ала. Әлеге юнәлешкә шулай ук яңа локацияләр: музей экспозицияләре, 19 гасырның милли татар хатын-кыз кием­нәре һәм бизәнү әйберләре, галерея картиналары карау, төрле мастер-класс­ларда, мавыктыргыч квестларда катнашу мөмкинлеге булган Ислам үзәге, «Камалия» ял итү-үсеш үзәге дә керә

Авыл туризмы
Әлеге юнәлеш чагыштырмача яңа, әмма ул үзен яхшы яктан күрсәтергә өлгерде инде. Узган елның май аенда Чистай районында зоопарк белән ферма ачылды, анда күп төрле экзотик хайваннар бар. Узган елның маеннан декабренә кадәр ул 5000 туристны кабул итте. Кышын фермада интерактив театральләштерелгән программа тәкъдим ителде.

Сәнәгать туризмы
Соңгы вакытта әлеге юнәлеш зур популярлык җыя. Ул үз эченә шәһәребезнең төрле сәнәгать предприятиеләрендә булу, шулай ук җитештерү предприятиеләренең яңа технологик процессы буенча эшләр белән танышу мөмкинлеген үз эченә ала. Әлеге юнәлеш киләчәктә иң өстенлекле юнә­леш­ләрнең берсе булыр дип уйлыйбыз.

Хаҗ кылу туризмы
Чистай Епархиясе белән берлектә узган ел әлеге маршрут эшләнде һәм федераль мәйданчыкка куелды. Ул Чис­тай чиркәүләрен, иң элек Никольский Кафедраль соборын карауны күз алдында тота.

Экология туризмы
Чистай табигатьнең бик гүзәл җирендә урнашкан: Чулман елгасы, болыннар һәм төрле җәнлекләре булган куе урманнар. Бу шулай ук актив ял итүчеләрне җәлеп итә. Чис­тайлылар һәм килгән кунак­лар арасында «Чиста болыннар» табигый тыюлыгы буенча экологик маршрут зур популярлык казанган. Ул үз эченә «Дубовая Грива» экология сукмагын (ул 2 километрга сузылган), шулай ук Прость елгасы буенча яшел тукталышларда туктап ял итү, төшке ял һәм уеннар белән катамараннарда 10 километр юлны да ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу туризм индустриясендә табигать кочагында үткәрелә торган популяр төрләрнең берсе.
— Ял итү базалары белән ничек? Алар Чистайда ничә һәм ничек эшлиләр?
— Хәзерге вакытта Чистай районы территориясендә 4 ял итү базасы эшли. Берсе елга яры буенда Рус Сарсазы авылында урнашкан. Ял итү базасы 32 кешене сыйдыра. Узган ел биредә 1000гә якын турист булып киткән.
Чулман ярында Березовка авылында эко-туристик комп­лекс эшли, анда кунак йорты һәм экологик чиста туклану оештырылган. Узган ел әлеге комплекс РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы конкурсында туризмны үстерү проекты буенча 8 мил­лион сумга җиңү яулады. Ул агымдагы елда тормышка ашырылачак.
Александровка авылында шулай ук күп кеше сыйдырышлы бөтен шартлары булган ял итү базасы бар.
Узган елның декабрендә Байтирәк авылы янында глэмпинг ачылды. Әлеге искиткеч матур, тыныч урында уңайлы шартлары булган кунак йорты урнашкан.
— Узган ел безнең шәһәрдә «Булдырь-фест»ның ике чарасы һәм «Рок-берега» музыка фестивале узды. Быел ул булачакмы? Чөнки әлеге чаралар вакыйгалы туризм буларак, кунакларны үзенә җәлеп итә алачак бит?
— «Булдырь-фест» фестивале бу елның июль аенда үткәрергә планлаштырыла, ә менә «Рок-берега» фестивален үткәрү мәсьәләсе әле хәл
ителмәгән.
— Ял итүчеләрне һәрвакытта коену урыны җәлеп итә, ә бездә быел анда төзекләндерү эшләре алып барыла…
— Әйе, бу шулай. Туризм бүлеге «Туризм и индустрия гостеприимства» милли проектына шәһәр эшмәкәрләрен катнаштыруга йогынты ясау буенча эш алып бара. Шуның нәтиҗәсендә туризм буенча ТР Дәүләт комитетының коену урыннарын төзекләндерүгә һәм туристларны урнаштыру обектларында җиһазлар алу конкурсында Чистайның «Грейт Строй» компаниясе җиңүче булды һәм төзек­ләндерү эшләренә 7200 миллион сум акча отты.
Тулаем, туристларны җә­леп итү өчен Чистай рай­онында эшмәкәрләр тарафыннан локацияләр ачу, шулай ук аларга туризмны үстерү өчен тәкъдим ителүче грантларда һәм субсидияләрдә катнаштыру өчен мәгълүматлар җиткерү эшләре быел да дәвам итәчәк.
Шәһәребездә төрле материалдан сувенирлар ясаучы һәм аларны төрле шәһәр чараларында сатучы чистайлылар төркеме оештырылды.
Барлык кызыксынган чистайлыларны безнең оста куллар оешмасына кушылырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев