Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районында санитар-экологик икеайлык башланды

1 апрельдән шәһәрдә һәм районда гадәткә кергән язгы санитар-экологик икеайлык башланды. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк

Территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча бу күләмле кампания «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында уза.

Шәһәр башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, шәһәр урамнарында эш инде актив бара.

 

– «Индустрия» предприятиесе хезмәткәрләре юлларны һәм тротуарларны, тукталышларны чистарталар һәм парклардагы былтыргы яфракларны җыеп алалар. Үз территорияләрендәге масштаблы җыештыруга шулай ук идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәте, мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре дә кушылды, – дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хамматов.

 

Ул барлык чистайлыларны икеайлыкта һәм экологик акцияләрдә актив катнашырга чакырды, шәһәрдә уңайлыклар һәм чисталык коммуналь хезмәткәрләргә генә түгел, ә барлык кешеләргә дә бәйле, дип билгеләп үтте.

 

Сүз уңаеннан, әгәр дә сез экологик икеайлык вакытында игътибар таләп итә торган участокларны күрсәгез, профильле хезмәтләргә шалтыратырга кирәк.:

- «ТКХ» бүлеге: 8(84342) 5-13-38

- Ишегалларын, чүп мәйданчыкларын, СНТ, гаражларны җыештыру – турыдан-туры ИК, СНТ яки ГКга мөрәҗәгать итегез.

 

Фотолар Айрат Хамматовның мессенджердагы рәсми аккаунтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев