Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районында аппарат киңәшмәсендә ТИҮ эше, кырлардагы вәзгыять һәм оператив хәл турында фикер алыштылар

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов атналык аппарат киңәшмәсе үткәрде, анда «Сәгать заводы поселогы» ТИҮ эшчәнлеге, агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы һәм узган атнадагы оператив хәл каралды

«Сәгать заводы поселогы» ТИҮ 2025 елда Татарстанда иң яхшысы

 

 

«Сәгать заводы поселогы» ТИҮ эше турындагы мәгълүмат белән аның җитәкчесе Ольга Добронравова чыгыш ясады. Ул совет эшчәнлегенең микрорайон тормышының барлык өлкәләрен диярлек: ишегалларын төзекләндерүдән һәм тәртипне контрольдә тотудан алып мәдәни ял оештыруга, туризмны үстерүгә һәм экология турында кайгыртуга кадәр колачлавы турында сөйләде. Тарихи хәтерне саклау, шулай ук ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга ярдәм итү мәсьәләләре дә игътибарсыз калмый.

Иҗтимагый совет составында – 15 актив кеше. Алар планлы квартал киңәшмәләре генә уздырып калмыйча, муниципаль хакимиятләр белән даими хезмәттәшлек итәләр, халыкның көнүзәк проблемаларын оператив хәл итү өчен даими рәвештә алар белән очрашалар. Микрорайонда яшәүчеләр өчен бик күп тематик чаралар үткәрелә, физик культура һәм спортны үстерүгә, яшь буынны патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.

2025 елдагы эш нәтиҗәләре буенча ТИҮ республикада иң яхшысы дип табылды һәм 1 миллион сум субсидиягә лаек булды, ул Зеленая урамындагы скверны төзекләндерүгә юнәлдереләчәк.

 

Яңгырлар азык әзерләүгә комачаулый һәм чәчүлекләргә яный

 

 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский районның аграр секторындагы вәзгыять турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, узган атнада район хуҗалыклары 438 тоннадан артык сөт җитештергән. 13 миллион сумлык 416 тонна продукция сатылган. Сөтнең уртача бәясе 30 сум 70 тиен тәшкил иткән.

Бер үк вакытта терлекләр саны да арта: 56 бозау туган.

Начар һава шартлары терлек азыгы әзерләүне бераз катлауландырган. Сенаж ихтыяҗның өчтән бер өлеше күләмендә (17 мең тонна) салынган, печән – яртысыннан бераз артыграк. Шул ук вакытта пар җирләрне эшкәртү, үсемлекләрне саклау һәм аларны тукландыру эшләре алып барыла. Туфракның артык дымлануы борчу тудыра: яңгырлар туктамаса, чәчүлекләр черергә мөмкин.

 

3 машина йөртүче руль артында исерек килеш тоткарланган

 

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов узган атнадагы оператив вәзгыять турында сөйләде. Район территориясендә җинаятьләр турында 3 хәбәр теркәлгән. Алар арасында – банк картасыннан акча урлау, кәрәзле телефон урлау һәм мошенниклык очраклары.

Юлларда 13 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 4 кеше зыян күргән. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 113 кешене җаваплылыкка тарткан, 3 машина йөртүче исерек килеш автомобиль йөрткән өчен тоткарланган. Бер атна эчендә 128 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

***

Утырыш азагында район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов үткән атнага йомгак ясады һәм алдагы атнага бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев