Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районы авылында «Питрау» керәшен бәйрәме үтәчәк

Керү ирекле.

Чистай районы авылында  12 июльдә  «Питрау» традицион керәшен бәйрәме узачак. Кунакларны  үзенчәлекле  традицияләрне  һәм керәшен халкының  милли  үзенчәлеген чагылдырган бай программа көтә.

 

Әлеге чара иртәнге сәгать 10да башлана. Оештыручылар  кунаклар өчен   киңәйтелгән программа: интерактив  мәйданчыклар, иҗади коллективлар һәм солистлар  чыгышларын, милли уеннар һәм ярышлар, халык иҗаты күргәзмәләре һәм тематик фотозона  әзерләделәр. Барлык чараларга керү дә ирекле.

 

Бәйрәмнең аерым кунагы – Татарстан Республикасы  Дәүләт  фольклор ансамбле.  Төбәктән читтә дә танылу алган  коллектив  керәшен җырларының һәм бию культурасының  иң яхшы үрнәкләрен тәкъдим итә.

 

«Питрау» – бу гади бәйрәм генә түгел, ул   чыганакларга кагылу, халык рухын сиземләү һәм үзеңне әлеге дус, тату гаиләнең  бер өлеше итеп тою мөмкинлеге дә. Безнең халык мәдәниятен яратучыларның барысын да көтеп калабыз!» – дип билгеләп үттеләр оештыручылар.

 

Дини кунаклар өчен бәйрәм татаналы архиерей хезмәтеннән башлана, ул җирле чиркәүдә 8 сәгатьтә башлана. Дини  литургияне  Түбән Кама һәм Чистай Епискобы Пахомий  җитәкли.

«Питрау» бәйрәме  Татарстанның һәм башка төбәкләрдән йөзләрчә кунак җыя.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев