АБРУЙ СӘЙФИ (1889-1960)
1930-1935 еллар арасында Ф. Сәйфи-Казанлы Татар коммунистлары университетында (ТКУ), Марксизм-ленинизм институтында һәм Казан Көнчыгыш педагогия институтында тарих фәненнән лекцияләр укый. Педагоглык эшенә бәйле рәвештә тарихи һәм иҗтимагый темаларга күп кенә гыйльми- популяр хезмәтләр яза. Аның «Тарих методикасы» (1920), «Татарстан Социал Советлар Җөмһүрияте» (1920), «Франция революцияләре һәм Париж Коммунасы» (1920), «Бөек француз революциясе» (1921), «Россия тарихы», «Корылыкка каршы көрәш чаралары» (1925), «Крәстиян мәсьәләсе һәм ленинизм» (1927), «Беренче революциядә Казанда һәм губернасында эшче-крәстиян хәрәкәте» (1931) исемле хезмәтләре китаплар булып басылып чыга.
Дәүләт оешмаларында, газета-журнал идарәләрендә җаваплы эшләр башкару, төрле уку йортларында лекцияләр уку белән бер үк вакытта Ф. Сәйфи-Казанлы матур әдәбият мәйданындагы иҗади шөгылен дә туктатмый. Бу елларда ул бигрәк тә проза жанрында актив эшли...
Ф. Сәйфи-Казанлы бу елларда татар классик әдәбиятын җыю һәм бастырып чыгару юлында да күп эшләр башкара. Аерым алганда, ул Г. Тукайның - өч томлык (1929-1931), Г. Камалның - ике (1929-1930), Дәрдемәнднең бер томлык (1929) тупланмаларын төзеп чыгара, Г. Камал, Ф. Әмирхан, С. Сүнчәләй иҗатларына багышланган махсус китап язып бастыра («Өч татар классигы турында», 1930). Дөрес, авторның классик әдәби мираска мөнәсәбәтенең шактый каршылыклы булуын әйтеп үтәргә кирәк. Ул да, бу чор әдәби тәнкыйтендә һәм әдәбият белемендә киң тамыр җибәргән вульгар социологизм йогынтысына бирелеп, әдәби мираска карата дөрес булмаган «үтә сул» фикерләрен әйтеп чыга...
Ф. Сәйфи-Казанлы 1936 елның 16 сентябрендә кулга алына. Кайчандыр эсерлар партиясендә әгъза булып торганлыгына нигезләнеп, аны хөкүмәт башлыкларына һәм партия җитәкчеләренә каршы һөҗүм әзерләүдә, милләтчелектә һәм башка шуның ише уйдырма «җинаятьләр»дә гаеплиләр. 1937 елның 3 августында СССР Югары Мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе үзенең ябык утырышында әдипнең «җинаять эше»н карап, аны иң югары җәзага - атарга хөкем итә. Хөкем карары ике көннән соң - 1937 елның 5 августында гамәлгә ашырыла. Күмелгән урыны Казанның Архангел зиратында дип фараз ителә.
«Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары: тарихи-документаль һәм биографик җыентык»тан алынды
Төзүче-авторлары – тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимирова, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова
Нет комментариев