Әгүзү билләәһи минәш шәйтаанир-раҗиим.Бисмилләәһиир- рахмәәнир- рахиим.
Мөселман дөньясында иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме якынлаша. Ул мөселманнарның ай календаре буенча соңгы Зөлхиҗҗә аеның унынчы көненә туры килә.
Корбан бәйрәме Мәккәдә олуг хаҗның соңгы көннәрендә үткәрелә. Хаҗ кылу ул – Исламның биш баганасының берсе. Матди мөмкинлеге, сәламәтлеге булган һәркем үз гомерендә бер тапкыр хаҗ кылырга тиеш. Корбан гарәп теленнән якынаю дигәнне аңлата, бу очракта ул Аллаһы Тәгаләгә якынаю, аның ризалыгын алу. Коръән- Кәримнең «Кәүсәр» сүрәсендә болай диелә: «Ул хәлдә Раббың өчен намаз кыл һәм корбан чал».
Корбан бәйрәме үзенең тамырлары белән Ибраһим галәйһиссәләм чорына барып тоташа. Ул Ураза гаетеннән соң 70 көн үткәч башлана һәм өч көн дәвам итә. Бу көннәрдә изге гамәлләр кылган: фәкыйрьләргә, ятимнәргә, ялгызларга карата кайгыртучанлык күрсәткән, ярдәм иткән кешеләрнең гөнаһлары гафу ителәчәге вәгъдә кылынган. Бу көнне мәрхүм булган якыннарыбыз, мөселман кардәшләребезне искә алып, Коръән укыла, алар рухына дога кылына.
Бер-беребезгә, янәшәдәге, тирә-ягыбыздагы кешеләргә карата игътибарлы, шәфкатьле булыйк! Аллаһы Тәгалә безне, балаларыбызны, якыннарыбызны хәвеф-хәтәрләрдән, бәхетсезлекләрдән сакласын. Барыбызга да иминлектә, җан тынычлыгы, сәламәтлек белән гомер кичерергә насыйп булсын.
Барлык дин кардәшләребезне 21 август көнне иртәнге 5 сәгатьтә шәһәр һәм район мәчетләренә бәйрәм намазына чакырабыз.
Мөхәммәт хәзрәт Кыямов,шәһәр һәм район имам- мөхтәсибе
Нет комментариев