2025 елда Татарстанда 900 меңнән артык кеше профилактик медицина тикшерүе узган
Диспансеризация барышында табиблар 108 028 авыруны ачыклаган, шул ук вакытта пациентларның 85 проценты даими контроль өчен диспансер күзәтүенә куелган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
Ачыкланган проблемалар арасында 1 524 яңа яман шеш очрагы бар, алар өстәмә тикшерүләрдән соң расланган. Медицина тикшерүе узган һәр бишенче кеше сәламәт дип табылган, әмма һәр унынчысында теге яки бу авырулар үсешенең куркыныч факторлары ачыкланган.
Диспансеризация «Озак һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында үткәрелә. Моннан тыш, репродуктив диспансеризация «Гаилә» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Нет комментариев