Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бөек халкыбызның батырлыгы турында онытырга ярамый

Хәтер һәм кайгы көнен чистайлылар Мәңгелек ут янында чәчәкләр кую һәм «Хәтер шәме»акциясе белән башлап җибәрделәр.

Илебез күген меңләгән фашист самолетлары каплауга 77 ел вакыт үтеп тә китте. Коточкыч сугыш миллионлаган кешеләрнең гомерен алып китте, унлаган шәһәр һәм авылларны җир йөзеннән юк итте, совет кешеләренең йөрәгенә гомерлек җәрәхәт салды.
 Әлеге митингка һәлак булган солдатларны һәм тыл хезмәтчәннәрен искә алу өчен берничә буын чистайлылар килде. Чәчәкләр һәм шәмнәр белән чистайлылар «Мәңгелек ут» мемориалына юл алдылар. Әлеге чарада муниципалитет вәкилләре, сугыш ветераннары, шәһәрнең предприятие һәм оешма хезмәткәрләре,укучылар һәм студентлар, дин вәкилләре катнашты.
– 77 ел элек фашистлар безнең илебезгә басып керделәр.Яшьләрнең зур армиясе фронтка китте, – дип билгеләп үтте башлыкның беренче урынбасары Рөстәм Хамматов. – 18 мең чистайлыларның бары 6 меңе генә кире әйләнеп кайтты. Бүгенге көнгә хәтле күп батырларыбызның исемнәре дә билгесез. Эзләү отрядлары ел саен унлаган сугышчыны таба. 9 майда без 50 Бөек Ватан сугышында катнашучыны котлаган идек, бүген инде аларның саны 45кә генә калды. Күңелсез статистика... Бу кайгы көне һәм безнең максатыбыз- яшьләребезгә халкыбызның батырлыгы турында оныттырмау.
 Сугыш һәр гаиләгә кагылды, безнең хәтеребездә тирән эз калдырды. Ветераннар күз яшьләре аша үзләре белән бергә авыр юл үтүчеләрне, тылда фронт, җиңү өчен көрәшүчеләрне искә алдылар.
– Сугышны онытырга ярамый, – дип билгеләп үтте Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Георгиевич Рыкалов. – Бүген хәтер эстафетасы яшь буын кулында. Аңа лаек булыгыз һәм аны озак еллар буена саклагыз, сугыш турында истәлек кешеләр күңелендә озак еллар яшәсен иде.- Ватан өчен гомерен биреп, сугыш кырыннан кайтмаганнарны, тылда хезмәт иткәннәрне онытырга ярамый.
Митинг тәмамланганда анда катнашучылар батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр куйдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай