Балалар әллә акчамы?
2020 елның гыйнварында Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыен алдында ана капиталы турындагы законга үзгәрешләр кертү хакындагы тәкъдим белән чыгыш ясады.
Бу тәкъдим гражданнар өчен көтелмәгән хәл булды.
Хәзерге вакытта инфляция үсеше темпларын исәпкә алып, ана (гаилә) капиталы күләмен ел саен яңадан карау таләпләрен билгеләүче «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы Федераль закон нигезләмәләренең гамәлдә булуы яңартыла. 2020 елдан башлап, агымдагы елның 1 гыйнварыннан соң беренче сабыйлары туган гаиләләргә 466 617 сум күләмендә ана капиталы билгеләнәчәк. Бу датадан соң икенче баласы туганнарга 616 617 сум күләмендә ана капиталы тиешле.
– Кредит алган гаиләнең торак шартларын яхшырту – ана капиталын файдалануның иң популяр юнәлешләренең берсе. Торак мәсьәләләре дәүләт тарафыннан бирелгән акча чыгымнарының төп өлеше булып калуына карамастан, елдан-ел күбрәк гаиләләр балаларын укыту өчен акча куллану белән кызыксыналар. Бу исә балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөрткән өчен акчадан файдалану буенча өч еллык чикләүне бетерү, ягъни сертификатны рәсмиләштергәннән соң ук акчаны шунда җибәрергә мөмкинлек биргән программага төзәтмәләр кертү белән дә аңлатыла, – дип аңлатма бирде Россия Пенсия фондының Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча бүлеге башлыгы Надежда Сергеева.
Чистайлылар бу актуаль мәсьәлә буенча үз фикерләрен актив белдерәләр. Гомумән, яшь гаиләләргә ярдәм итүнең мондый формасы кирәкме дигән фикер барлыкка килде. Халыкның күбесе бу яңалыкны хуплый. «Каршы» торучылар әлеге программа россиялеләрне бары акча өчен генә табарга этәрә дигән фикердә торалар. Әгәр элек ана капиталын икенче баладан башлап алырга мөмкин булса, хәзер ул беренче бала өчен бирелә башлады. Шундый кискен үзгәрешләрдән соң Россияне нәрсә көтә?
– Дәүләт үз гражданнарына ярдәм итәргә тиеш, балалардан башлавы мактаулы. Алар – безнең киләчәгебез. Һичшиксез, Россия халкы саны артсын өчен тырышырга кирәк. Күп кенә гаиләләр, акча проблемалары аркасында, бала алып кайта алмыйлар, әмма хәзер, шундый ярдәм булганда, кыю рәвештә алга адым ясарга мөмкин, – диде күп балалы әни Ирина.
Әмма барысы да шулай күтәренке рухта түгел. Чистайлыларның берсе үзгәрешләр турындагы фикерләре белән уртаклашты:
– Баланың әйбәт гаиләдә тууы, имин мохиттә үсүе яхшы. Ни кызганыч, бөтенләй башка гаиләләр дә очрый. Балага игътибар булмаган гаиләләр дә бар бит. Күп кенә гаиләләр матди файда аркасында сабыйлар таба башласалар, гаҗәпләнмим. Әмма бу акчаларның иртәме-соңмы бетәчәген, ә баланың үсәргә тиешлеген аңларга кирәк. Аның да үз ихтыяҗлары бар. Минемчә, беренче чиратта гаиләнең кечкенә әгъзалары турында җаваплылыкны үз өстеңә алырга, ә аннары дәүләттән акчалата ярдәм турында уйларга кирәк дип уйлыйм.
Ана капиталы турындагы закон 2026 елның 31 декабренә кадәр озайтылды, ул демографик вәзгыятькә уңай үзгәрешләр китерер, Россия халкының саны арта башлар дип өметләнәсе килә.
Ана капиталын нәрсәгә тотарга мөмкин
• Торак шартларын яхшыртуга, шул исәптән ипотека өчен түләүгә.
• Белем бирү, шул исәптән мәктәпкәчә учреждениеләр өчен түләүгә.
• Әнинең тупланма пенсиясен арттыруга.
• Инвалид балалар өчен кирәкле техника һәм җиһазлар сатып алуга чыгымнарны компенсацияләүгә. Башта үз акчаңа әйберләр сатып алырга, ә аннары пенсия фондында сумманы кайтарырга мөмкин.
• Гаиләдә икенче балага ай саен бирелә торган түләүләргә. Әмма аны икенче балалары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган гаиләләр генә рәсмиләштерә ала. Моннан тыш, гаиләнең бер әгъзасына туры килә торган керем күләме РФ субъектында билгеләнгән эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан ике тапкырга артмаска тиеш. Түләү балага өч яшькә җиткәнче бирелә. Ана капиталы акчаларын бер үк вакытта берничә юнәлеш буенча бүләргә мөмкин.
Белешмә
2007 елдан 2019 елга кадәр Чистайда 5816 ана капиталы сертификаты бирелгән. Узган ел Чистай шәһәре Пенсия фондына аны алу өчен – 356 кеше мөрәҗәгать иткән, ә аның акчаларыннан файдалану өчен – 540 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев