Җәмгыять

Бала табу медицина түгел,  ә гаилә вакыйгасы

Чистай бала тудыру йортында эш ысуллары үзгәрде.

Бала табу кебек шундый табигый процесста нинди яңалык булырга мөмкин дип уйларлар күбесе. Ә яңалыклар бар икән. Хәзер бала табу гаиләнең катнашуына ориентлаша.
Шундый ысулның өстенлекләре турында Чистай үзәк район дәваханәсенең педиатрия ярдәме буенча баш табиб урынбасары Наталья Толкина сөйләде.
– Соңгы вакытта хатын-кызларның күбесе үзләрен бала табарга әзерләп, моны табигый юл белән эшләргә телиләр. Әйтергә кирәк, бала табу медицина түгел, ә гаилә вакыйгасына әверелде. Гаиләнең катнашуына ориентлашкан бала табарга ярдәм итү – йөклелек чоры яхшы үткән хатын-кызларга, шулай ук аларның гаиләләренә, йөклелек чорында һәм бала тапкан вакытта мәгълүмати, социаль, рухи һәм көнкүреш ихтыяҗларын мөмкин кадәр канәгатьләндереп,  тиешле ярдәм күрсәтүне тәэмин итү өчен эшләнгән концепция.
– Наталья Юрьевна, еш кына булачак әниләр бала табарга куркалар, аларны билгесезлек куркыта. Курку хисен җиңәргә мөмкинме?
– Без һәрвакыт йөклелек авыру түгел дип әйтәбез, безгә авырулар түгел, ә йөклеләр килә. Әйе, бала табу – психологик һәм физик яктан катлаулы, әмма табигый процесс. Һәм аңардан куркырга кирәк түгел! Алар куркусыз үтсен өчен бала тудыру процессы белән идарә итәргә өйрәнергә кирәк. Бу эштә без булачак әниләргә ярдәм итәбез. Моның өчен үз эшебезгә яңа технологияләр кертәбез. Элек бала табучы хатын-кыз катлаулы юл үтә иде: бала табар алдыннан берничә хатын-кыз белән бергә бер бүлмәдә була, бала тудыру залында авырту һәм билгесезлек кичерә. Ә күптән түгел дөньяга аваз салган сабый берүзе кала, аны вакыт буенча гына әнисе янына китерәләр, аннары алып китәләр. Аның үзенең балалар палатасы була.
– Хәзер нәрсә үзгәрде?
– Хәзер безнең дүрт индивидуаль бала тудыру залы бар, алар тыныч, җылы, караңгы принцибы буенча бала тапканда ярдәм тәэмин итәләр. Без авыртуны басу өчен дару препаратлары түгел, ә башка ысуллар: ваннага кереп яту, фитбол яки мус­кулларны йомшарту  өчен йомшак туп кулла­на­быз. Совет заманындагы акушер кәнәфиләренә алмашка трансформер карават­лар килде, алар хатын-кызга бала тапкан вакытта уңайлы позицияне ирекле сайлауны тәэмин итәләр. Безнең акушерларыбыз тулгак тотканда хатын-кызларга дарулар кулланмыйча ярдәм күрсәтү буенча видеодәресләр һәм өйрәтү материаллары алдылар. Тәҗрибә туплау максатында без акушер-гинекологлардан, неонатологлардан һәм акушерлардан торган команда составында үз эшендә йомшак һәм гаиләгә ориентлашкан якын килүне файдаланган Казанның бала тудыру йортында булып кайттык.
– Баланы йомшак тудыру нәрсә ул? 
– Баланы йомшак тудыру фәлсәфәсе хатын-кызның мускулларын йомшартуга, аны кирәкле уңай якка көйләүгә юнәлгән. Моның өчен бала табучы хатын-кызга үзгә, өйдәге кебек атмосфера, көч биреп торучылар, мәсәлән, ире яки әнисе, шулай ук бала тудыру йорты хезмәткәрләренең яхшы мөнәсәбәттә булуы кирәк. Тулгак тоткан вакытта хатын-кызларның йөреп торуы мөһим. Һәр хатын-кыз бала тапканда нинди гәүдә торышында булырга теләвен үзе хәл итәргә тиеш. Шулай ук ул дарулар кулланмыйча авыртуны басу. Чөнки статистика буенча, йөклелекнең 85 проценттан артыграгы медицина хезмәткәрләре ягыннан бернинди катнашуга мохтаҗ түгел, шуңа күрә тикшеренеп тору һәм психологик ярдәм норма дип саналырга тиеш. Һәм болар барысы да бездә бар. Безнең бала тудыру йортында әнинең психологик иминлеге үзе сайлаган туганнарының бала тапкан вакытта ирекле керүләре ярдәмендә генә түгел, ә бала тапканнан соң ирекле керү ярдәмендә дә тәэмин ителә. Бездә күкрәк белән имезү бала тапканнан соң ярты сәгать үткәч, ягъни бала тудыру залында ук башлана. Без әни белән баланың бергә булуларын, әнинең күкрәк сөте имезүен хуплыйбыз. Бала тудыру йортыннан чыгу вакытын әнинең һәм баланың хәленә карап билгелибез. Әти-әниләрнең теләге һәм өйдә ярдәм итүләре бала тудыру йортыннан иртәрәк чыгаруга юнәлгән.
Әйтергә кирәк, июльдә без «Баланы йомшак тудыру» проектын эшләтеп җибәрдек. Программа бала табарга әзерләү буенча 6 дәрескә исәпләнгән. Курсларның төп максаты – Чистай, шулай ук Кама аръягы төбәгенең башка районнарыннан кешеләргә акушер-гинеколог һәм неонаталь ярдәмнең сыйфатын арттыру, яңа туган сабыйлар арасында үлем очракларын киметү.
– Ә саннар ни сөйли? Агымдагы елның башыннан бала тудыру йортында ничә сабый дөньяга аваз салды?
– Агымдагы елның алты аенда бездә 346 сабый дөнья­га килде, бу узган елның шул ук чорына карата 44 сабыйга азрак. Ә менә йөклелек буенча исәпкә куелган хатын-кызлар саны узган елның беренче яртысында кебек үк. Безнең өчен хатын-кызлар консультациясендә исәпкә басканнар саныннан бездә бала тапканнарның өлеше мөһим критерий булып тора. Бу күрсәткеч узган елгыдан 7 процентка күбрәк. Әйтергә кирәк, бездә башка районнардан килеп тә бала табалар, андыйлар саны бала табучыларның гомуми саныннан 36 процент тәшкил итә.
– Соңгы вакытта бала тудыру йортында бик күп кызыклы һәм гадәти булмаган чаралар үтә, мәсәлән, марафон. Бу ни өчен эшләнә?
– Әйе, апрель аенда бала тудыру йортында менә дигән Бөтенроссия марафоны уз­ды. Гомумән, ул 2015 елның октябреннән эшли. Бу хәрә­кәт бөтен Россия буенча бала тудыру йортларында «ачык ишекләр» практикасын кертү максатында оештырылган. Марафон ярдәмендә йөкле хатын-кызлар хезмәткәрләр белән танышалар, аларга сораулар бирә алалар. Марафон турыдан-туры эфирда бөтен Россия буенча әти-әниләрнең сайлау битендә үтте.
– Кызыклы әңгәмәгез  өчен рәхмәт!

 


чистай

Нет комментариев