Авиаһәлакәттә бөтен экипаж һәлак була
Җәмгыять

Авиаһәлакәттә бөтен экипаж һәлак була

3нче номерлы гимназиядә Чистайда Пе-2 очкычының һәлакәтенә 80 ел тулуга багышланган хәтер дәресе узды

 

Бу авиаһәлакәт 1943 елның 19 гыйнварында Чистай күгендә килеп чыга. Бу хакта «Ватан» өстәмә белем бирү үзәге педагогы хәтер дәресләрендә сөйләде. Укучылар һәлак булган пилотлар, аларның безнең шәһәргә ничек килеп чыгулары турында сөйләделәр...

– Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанда Казандагы штаб белән 8 нче запастагы авиация бригадасы дислокацияләнә. Аның составында 1942елның июленнән 1944 елның маена кадәр Чистай аэродромында урнашкан 18 нче запастагы авиация полкы да була. Пе-2 яңа самолетын өйрәнү полкның бурычы булып тора. Яшь очучылар яңа сугышчан машиналар алалар, бомба ташлау серләрен үзләштерәләр, – дип сөйли Елена Эдуардовна.

Әлеге запастагы авиаполк составында безнең шәһәрдә йөзләгән очучы өйрәнү уза. Үтелгән курслардан һәм имтихан тапшырганнан соң экипажлар үзләренең бомбага тотучы самолетларында хәрәкәттәге армиягә очалар, фронтта сугышуларын дәвам итәләр. Пе-2 очкычының күнекмәләр үтүче бер очышы үлем белән тәмамлана. Очкыч һәлакәткә юлыга, экипажның бер кешесе дә исән калмый.

Шулай итеп, Чистай аэропорты булган урында, авиаһәлакәт булган җирдә хәрбиләрне җирлиләр. Озак еллардан соң гына әлеге очкычлар турында Дмитрий Юдин җитәкләгән «Выстрел» хәрби-патриотик отряд әгъзаларына билгеле була. Урман эчендә каберлек булуы, сугыш елларында анда запас авиа­полк урнашуы турында эзләнүчеләр аэропортның элеккеге авиаторлар төркеменнән мәгълүмат алалар.

– Россия Федерациясенең оборона министрлыгының архив документларын тикшергәннән соң экипажның һәлак булган өч кешесенең исемнәре ачыклана. 2011 елның язында Вахта барышында эзтабарлар җирләнгән урында казу эшләре үткәрәләр. Пилотларның җәсәд калдык­ларына эксгумация үткәрелә. Шуннан соң элеккеге очучылар һәм җирле хакимият ярдәме белән шушы елның августында экипаж хәрби хөрмәтләү белән Авдеев зиратына яңадан җирләнә, – дип фотоларны күрсәтә-күрсәтә сөйли Елена Эдуардовна.

Очучылар каберлегенә кара граниттан кабер ташы куела, анда экипажның бар составы языла. Өйрәнү вакытында килеп чыккан һәлакәттә 1921 елда Ворошиловград шәһәрендә туган Михаил Маркович Криничный, 1920 елда туган укчы-радист, сержант Сергей Ефремович Иванов була. Экипажның өченче әгъзасы укчы-бомбардир, сержант Владимир Кириллович Ванифатов була. Ул 1921 елда туган, Киев өлкәсе Кече Ерчики авылында яңадан җирләнгән.

Эзләнүчеләргә очучы Ванифатовның туганын табалар. Ул Чистайга кайтып туганының җәсәд калдыкларын алып китә һәм Украинадагы туган авылы җиренә иңдерә.

Мәктәп укучылары укытучыларының моннан 80 ел булган хәлләрне сөйләвен зур игътибар белән тыңладылар. Чара азагында алар очучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, гранит кабер ташында: «Лейтенант Н. Максимов, 1944 елда һәлак булган» дигән язу бар. Бу солдатның калдыклары шулай ук бу кабергә җирләнгән. Аларга бомбага тотучы самолет экипажы әгъзалары белән бер көнне эксгумация ясыйлар. Калдыкны элеккеге бетон бомбасыннан үзлектән ясалган истәлек билгесе куелган күрше каберлектә табалар. Анда әлеге язу сызгаланган. Лейтенант Максимов турында башка мәгълүматлар табылмады.

– Күпчелеге яшьләрдән торган «Выстрел» хәрби-патриотик эзләнүче отряд әгъзалары хәрби каберлекләрне карап торалар, чәчәкләр куялар. Алар шулай итеп Бөек Ватан сугышында һәлак булучы солдатларның якты истәлеген саклыйлар.

 


Нет комментариев