Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Атмагыз кыр казларын!

Былтыргы яз башкалардан әллә ни аерылмаса да, ничектер үзенчәлекле килде. Кар күп булганлыктан, яз иртә килеп, су басу куркынычы турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гел кисәтеп торды. Әмма бәхеткә, көткән ташулар булмады диярлек

Март ахырларында кояш нурлары кар катламын   шактый эретте. Кар суы акрын гына көздән дымга сусаган, туңмаган  жиргә сеңеп бетте. Апрель урталарында авыл хезмәткәрләре акрынлап кырга чыкты. Бу вакытта күп еллык үләннәрне, ужымнарны тукландыру эше алып барыла. Үзем эшләгән  авыл хужалыгы оешмасында үз вазифамны үтәгәндә кырларда, тугайларда йөрергә туры килә. Кечкенәдән табигатькә якын авыл баласы буларак, аның hәр үзгәрешен яратып, сокланып күзәтәм. Көннәр жылына  башлагач, кыш буе кар астында яткан уҗымнар күзгә күренеп  яшелләнеп үсеп киттеләр.

Урманнарда агачлар яфрак яра башлады. Җылы яклардан тезелешеп кыр казлары кайтты. Тигез сафлар белән, каңгылдашып  туган якларына кайтучы кыр казларын карап сокланмаучы юктыр дип уйлыйм. Тик ул казларның барысына да  оя корып, бала үстереп кире җылы якларга китүе насыйп булмый. Минем язмама каршы чыгучылар, башка фикердэ булучылар күп булыр. Шулай да үзем кичергән хәлләр турында уртаклашасым, атмагыз киек казларга, диясем килә. Әйе кыр хайваннары, киек кошлар һәрчак булган, бар һәм булачак та. Закон нигезендэ безнең  төбәктә апрель айларында язгы ау ачалар. Бу коннәрдә аучылар зур эшкә әзерләнгән булып, ау коралларын барлыйлар, күп итеп шайтан суы алып куялар.

Шул көннән башлап киек кошлар өчен тынычлык бетә дә инде. Кырда, сулыкларда ял итәргә туктаган кошларны, туктаусыз шартлаган мылтык тавышы куркытып, бер урыннан икенче урынга очарга мәҗбүр итә. Аллаһка шөкер, хәзер ачлык еллар түгел, ризык күп. Нәрсә тели шуны ашый адәм баласы.1-1,5 килограммлы каз түшкәсе әлләни зур роль уйнамый. Хәер аларның күбесе аучылык азарты дип, хәмер эчеп кәефләнер өчен бара ауга. Матур апрель айларының бер төнендә ике урман арасындагы ужым басуында, машина фарасы яктысында ялгыз, яралы казны күрдем. Ул очарга талпынса да, яралы канаты мөмкинлек бирми иде. Бу яралы казны тотып өйгә алып кайтудан башка чара таба алмадым. Кырда калса, төлке яки башка ерткыч хайван  юк итзсен көт тә тор!

Йортта кунак казны башта аерым жирдэ ашатып дәваладык. Соңрак, бергә күңелле булыр дип, үземнең тавыклар янына жибәрдем. Каз өчен зур стресс булды бу, бер почмакка посып, ашаудан калды. Бу  тавыкларга да ошамады, күкәй салмый башладылар. Озакламый ярасы төзәлеп бара торган казымны үзебездән ерак булмаган, кар суларыннан жыелган күлдәвеккә җибәрдем. Ашарга арпа, бодай  кебек ризыклар куйдым. Күлдә берничә кыр үрдәге бала чыгарды, шулар белән йөзеп йөри башлады казым. Каз исән-сау, мин дә тынычландым. Берничә көннән каз күренми башлады, күлне камыш каплады, шунда яшәп ятадыр дип уйладым. Күпме вакыт үткәндер, авыл башындагы плотина буасында тагын очраттым казымны. Көндез  каз сулыктагы  йорт казлары белэн көн үткәрде, кичен аларга ияреп капка янына хәтле бара да, очып кире инешкэ төшә иде. Үзем 30 ел мылтык иясе булдым, бер генэ дэ каз атканым булмады. Бу казны коткаруыма шатланам. Кабатлап әйтәсем килә, атмыйк  кыр казларын!

Рәхим Камалов, Яуширмә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев