Мөселманнарның көтеп алган Рамазан ае бара. Бу айда мөселманнар көндезләрен ашау-эчүдән, гөнаһлы эшләрдән тыелалар, вакытларын гыйбадәттә, намаз укып, Коръән укып, изге эшләрдә үткәрәләр.
Ураза тотуның әһәмияте, изге айда Чистай мөхтәсибәтендә үткәрелүче чаралар турында шәһәр һәм районның имам- мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов белән сөйләштек.
– Ураза тотуның әһәмияте нидә?
– Ураза тоту ул – рухи чистарыну, гафу сорау һәм гөнаһлардан арыну. Рамазан аенда кеше күбрәк әхлакый кыйммәтләребез турында уйлана, күңелләр йомшара, күбрәк яхшы гамәлләр кылырга, кирәкмәгән эшләрдән, начар гадәтләрдән тыелырга тырыша. Нәкъ менә шуңа күрә дә әлеге изге айда без мөселманнарны ешрак Аллаһны искә төшерергә, вакытыбызны күбрәк гыйбадәттә үткәрергә, Коръән укырга өндибез. Рамазан аенда мәчетләребездә күмәкләшеп Коръән укулар оештырыла. Мөселманнарга фарыз булган биш вакыт намаздан тыш барлык мәчетләрдә дә тәравих намазлар үткәрелә. Тәравих намазлары җәмәгать белән дә, ялгыз да башкарыла. Ул Рамазан аеның сөннәте дип санала. Тәравих намазы дип Рамзан ае кичәләрендә ястү намазының дүрт рәкәгать фарызын, ике рәкәгать сөннәтен укыганнан соң, витер намазыннан әүвәл кылынган егерме рәкәгать намазга әйтәләр.
– Мәчеткә йөрүчеләр авыз ачу мәҗлесләре үткәрәләр. Шулай ук хәйрия ифтар мәҗлесләре уздырылачакмы?
– Мәчетләрдән тыш авыз ачу мәҗлесләре ислам үзәгендә һәм Чистай мөхтәсибәтенең Рамазан чатырында уздырыла. Ул шәһәребезнең «Әнәс» мәчете территориясендә урнашкан. Ай дәвамында балалар, яшүсмерләр, яшь һәм өлкән буын өчен дә хәйрия ифтар мәҗлесләре уздырыла. Һәрбер мохтаҗ кеше мәчеткә ифтар ашына килә ала.
– Һәр ел саен Рамазан аенда бирелүче фитыр сәдакасының күләме билгеләнә. Бу турыда да сөйләп китегез әле...
– Рамазан аенда фәкыйрьләргә, мохтаҗларга, ятимнәргә аеруча игътибар итәргә, аларга ярдәм күрсәтергә кирәк. Шуңа күрә дә мөселманнар мохтаҗларга сәдака бирәләр. Быел аның минималь күләме һәр кешедән 100 сум тәшкил итә. Әлеге акчаны мәчетләргә дә бирергә була, анда җыелган акчаларны исә Рамазан ае азагында ятимнәргә, фәкыйрьләргә азык-төлек, кием-салым һәм башка кирәкле нәрсә сатып алу өчен бирәләр. Һәркем шәхсән үзе дә әлеге сәдаканы мохтаҗларга, ятимнәргә, авыр хәлдә калган кешеләргә тапшыра ала.
– Сәламәтлеге буенча ураза тота алмаучыларга нишләргә?
– Бер көн тотылмый калган ураза өчен бер мохтаҗ кешене туендырырга яисә бер көнгә туклану өчен кирәк булган сумманы (ул 200 сум күләмендә) түләргә кирәк.
– Мөселманнар өчен уразаның соңгы ун көне аеруча әһәмиятле икәнен беләбез...
– Әйе, әлеге ункөнлек Кадер кичәсе шушы көннәр арасында булуы белән аеруча әһәмиятле. Әмма Кадер кичәсенең кайсы көнгә туры килүен беребез дә белми. Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләм: «Кадер кичәсен Рамазанның ахыргы ун көне арасыннан, бигрәк тә так санлы кичләреннән эзләгез», - дигән. Ул Рамазан аенда, аның да соңгы ун көнендә гыйбадәт вә догаларын тагын да арттырган. Кадер кичәсе ике мөһим вакыйга белән бигрәк тә кадерле: Мөхәммәд гәләйһиссәләм пәйгамбәрлек вазыйфасын шушы кичне үтәргә керешкән һәм изге китап булган Коръән шушы кичне аңа иңдерелә башлаган. Шуңа күрә бу көннәрдә гыйбадәтне тагын да күбәйтергә: гөнаһларыбызны кичерүне сорарга, Коръәнне күп укырга кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә дә соңгы ункөнлектә күп мөселманнар мәчетләрдә калып, төннәр буе дога кылалар, чөнки Кадер кичәсендә кылынган догага әҗер-саваплар башка көннәрдәгегә караганда 1000 ай кылынганнан да артык языла.
Форсаттан файдаланып, барлык дин кардәшләремә ураза тотканда җиңеллекләр, тоткан уразаларының кабул булуын, исәнлек, иминлек, бәрәкәтле гомер телим.
Нет комментариев