Җәмгыять

Ак халатлы шәфкать ияләре

Ничәмә-ничә дистә еллар Чистай медицина көллияте иң игелекле хезмәт ияләрен – фельдшерлар, шәфкать туташлары әзерли.

Бу безнең шәһәребез һәм районыбыз өчен иң кирәкле, бик кулай уку йорты. Табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары – алар безнең ак халатлы «фәрештәләребез», иң авыр вакытларыбызда безгә ярдәмгә килүчеләр. Хәлебез авыраеп китсә, берәр бәхетсезлеккә очрасак, без тиз генә 03 номерын җыеп, ашыгыч ярдәм станциясенә мөрәҗәгать итәбез һәм ярдәм көтәбез.Табиб, шәфкать туташлары килеп кирәкле ярдәмен күрсәтеп, җылы сүз әйтүгә авыруның хәле дә җиңеләеп китә, терелүгә өмет-ышанычы арта... Минем яраткан оныгым Эльвина Мортазина (рәсемдә сулда) Чистай медицина училищесын уңышлы гына тәмамлады. Хәзер ул иң җаваплы постлар­ның берсендә – ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясендә эшли. Эльвина үз хезмәтен бик яратып башкара, авыруларга ярдәм итүдән җанына рәхәтлек, канәгатьлек ала. Билгеле, ашыгыч ярдәм итү станциясендә тәҗрибәле, фидакарь хезмәткәрләр эшли. Алар Эльвина кебек яшь белгечләргә үрнәк булып торалар, кирәкле чакта ярдәм кулы сузалар. Күптән түгел әлеге коллектив спартакиадада катнашып, беренче урынны алды. Үзәк район дәваханәсе коллективы белән бергәләп алар «Васильево» санаториесендә КВНда катнашып, «Шаяннар, тапкырлар» номинациясендә җиңүче булдылар. Әлеге коллективның ярдәме һәм тырыш хезмәте турында бик күп язып булыр иде. Үз эшләренә фидакарьләрчә бирелгән, теләсә кайсы минутта берни белән санашмыйча ярдәмгә килергә әзер торучы олы йөрәкле кешеләр эшли биредә. 
Күптән түгел шушы игелек­ле һөнәр ияләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Форсаттан файдаланып, баш табиб Рәис Мостафин җитәкчелегендә барлык медицина хезмәткәр­ләре коллективына һәм ашыгыч ярдәм станциясенең баш табибы Салих Арабов җитәкчелегендәге ашыгыч ярдәм станциясе коллективына шәһәр һәм районыбыз халкы сәламәтлеге сагында уяу торулары өчен ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре ирештерәсе килә. Барысына да авыр, әмма мактаулы, игелекле хезмәтләрендә яңа үрләр, уңышлар, сәламәтлек, иминлек теләп калам.


Мәдинә Кашапова. Иске Роман авылы


чистай

Нет комментариев