Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

«Сыендырган гаилә минем өчен туган йортыма әверелде»

Еш кына ялгыз өлкән кешеләр үз проблемалары һәм авырлыклары белән япа-ялгыз калалар. Ә бит өлкән яшьтә алар ярдәмгә аеруча мохтаҗлар.

Картлар йортына алар яхшы тормыштан килеп эләкмиләр. Моның сәбәпләре күп: балалар өчен авыр йөккә әйләнгәннәр, бер туганы да калмаган, сәламәтлеге белән җитди проб­лемалар килеп чыккан. Аларның күбесе карт көннәрен кайда һәм ничек каршы алулары турында бервакытта да уйланмаганнардыр һәм дәүләт учреждениесендә яшәячәкләрен күз алдына да китермәгәннәрдер.

84 яшьлек хезмәт ветераны Лев Гаврилович Ипатов та шундый ук язмышка дучар булырга мөмкин иде. Үз гомеренең 44 елдан артыграгын ул елгада хезмәт итүгә багышлаган, зур йөк суднолары һәм теплоходлар капитаны булган. Аны елга флоты белән бәйле һәр чистайлы диярлек белә. Лев Гаврилович тормышында барысы да җайга салынган кебек була, әмма шулай килеп чыга, карт көнендә ул үзенең авыруы белән япа-ялгыз кала.

Битараф булмаган күршеләре олы ир-атны шефлыкка алганнар. Ялгыз кешегә картлар йортында яхшырак булыр дип, күршеләре аны шунда урнаштырырга карар иткәннәр. Мөгаен, хәзер Лев Гаврилович шунда яшәгән дә булыр иде, әгәр язмыш аны картлар йортына урнаштыруга документлар кабул иткән Ләйсән Хөснуллина белән очраштырмаган булса.
Хатын-кыз Лев Гавриловичка ярдәм итәргә була һәм 2017 елның 25 июлендә Хөснуллиннар гаиләсе аны якын кешедәй кабул итә.

– Барысы да безне сыендыручы гаилә дип атыйлар, әмма безнең өчен мондый төшенчә юк. Ул беренче көннәреннән үк безнең гаиләбездә якын кешегә әверелде, – дип билгеләп үтә «оныгы»  Ләйсән. – Безнең йортыбыз зур, иркен, урын җитәрлек, шуңа күрә үз гаиләбезгә бабайны сыендырырга, аның турында кайгыртырга, аңа үз күңел җылыбызны бүләк итәргә булдык. Минем үз бабам бервакытта да булмады, шуңа күрә тормышымда аның барлыкка килүенә мин бик шатмын. Лев Гаврилович киң күңелле, ярдәмчел, ачык кеше. Ул безнең терәгебез, нык­лы тылыбыз. Теләсә кайсы хәлдән чыгу юлын күрсәтә, тормыш тәҗрибәсенә таянып, акыллы киңәшләрен бирә.

Яшь тулы күзләре белән Лев Гаврилович яңа гаиләнең аның өчен якын кешеләргә әверелгәннәре, ярдәм иткәннәре, авыр хәлдә калдырмаганнары өчен эчкерсез рәхмәт сүзләре белдерә. 

Оныклар да әле үз бабалары артыннан мине тәрбияләгән кебек карамыйлар. Мин монда күнектем инде, үз йортымда кебек яшим. Язмыш – шаян, шук ул. Тормышта ни буласын беркем дә алдан белми, –  дип билгеләп үтә хезмәт ветераны.

Язмыш очраштырып, иң якын кешеләргә әверелгән ике бәхетле кешене күргәч, күзләргә яшь тула. Дөньяда бер ялгыз өлкән кешегә азрак булуы сөендерә. Ә шундый ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ, гаилә җылысын тоярга, кич белән чәй табыны артында бергә җыелып сөйләшеп утырырга хыялланучы карт кешеләр әле тагын күпме?!

«Өлкән кеше өчен сыендыручы гаилә»  дигән пилот проекты республикада 2017 ел башында старт алды. Аның ярдәмендә әбиләр һәм бабайлар үз яңа йортларын таптылар.

Кызганычка каршы, Чистайда мондый бары ике очрак кына. Күпчелек кешеләр артык мәшәкатьләнергә теләмиләр, чөнки олы кеше, бигрәк тә инвалид булса, үзенә аерым игътибар һәм тәрбия таләп итә.

Олы кешене үз канаты астына алырга теләүчеләр күп булмаса да, ялгыз кешеләр иртәме-соңмы яңа сыендыручы гаиләдә яшәргә өметләнәләр.

Олы кешене тәрбиягә алыр өчен аның теләге булуы һәм кайбер шартларны үтәү җитә. Беренчедән, гаиләгә кабул итү өчен аерым бүлмә кирәк. Торакның никадәр уңайлы булуы мөһим түгел. Иң мөһиме - өлкән кешеләр тиешле тәрбия, туклану, дәвалану, ташламалы дарулар алсыннар һәм бернигә дә мохтаҗлык кичермәсеннәр.

Икенчедән, опекун эшкә сәләтле яшьтә булырга тиеш. Еш кына өлкән кешеләрне карарга эшсез калучылар яки тиешле еллар хезмәт итеп, лаеклы ялга чыгучылар алына. Берәүләрнең балалары күптән үсеп, таралышкан булсалар, икенчеләр, әти-әнисен югалтканнар һәм күңелдәге бушлыкны тулыландыру өчен гаиләгә әти-әниләре яшендәгеләрне алалар.

Ә бәлки, сезнең күңелегездә дә, Ләйсән Хөснуллина күңелендәге кебек, таныш булмаган кешегә карата бераз мәхәббәт табылыр һәм тагын бер олы ялгыз кеше сезнең гаиләгездәге учак җылысында җылыныр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев