Хуш киләсең, Рамазан!
Бүген, кояш баю белән, Җир йөзенә бөек, мөбарәк Рамазан аеның беренче кичәсе иңәчәк.
Бүген мәчетләребездә беренче тәравих намазы укыла. Иртәгә уразага керәбез. Аллаһы Тәгаләнең олуг рәхмәте белән изге Рамазан ае башлана. Бу айда Аллаһы нуры, кануны булган Коръән иңә башлады. Бу ай – шатлык ае, Пәйгамбәребезгә Коръән иңгән ай. Бу ай догаларның кабул була торган ае. Бөтен галәмгә Аллаһының рәхмәте тарала торган, кылынган гыйбадәтләргә әҗер-савап башка айларга караганда күбрәк бирелә һәм адәм баласының гөнаһлары кичерелә торган изге ай мөбарәк булсын! Һәрберебезгә дә Рамазан аебызны хәерле итеп үткәрергә насыйп булсын! Изге Рамазан ае ил-көннәребезгә тынычлык, һәрбер йортка, һәр гаиләгә бәрәкәт, үзебезгә, балаларыбызга хәерле, тыныч тормышлар, тәүфыйк-һидәят алып килсен!
Аллаһы Тәгалә елына бер мәртәбә килә торган Рамазан аенда ураза тотуны барлык кешегә дә фарыз иткән. Шуңа күрә бу бурычны үтәү сау-сәламәт кешегә мәҗбүри санала. Ураза тоту бәндәләрнең намус бизмәне булып тора һәм Аллаһы Тәгалә аларга хисапсыз савабын бирә. Ихласлык белән ураза тоткан кеше ике дөньяда да олы бәхеткә ирешә, чөнки ураза кешенең күңелендә сабырлык һәм түземлелек сыйфатларын тәрбияли.
Ураза бәндәләрне явыз эшләрдән, нахак сүз сөйләүдән, гайбәттән тыя, начар уйлардан арындыра. Ә болар сәламәтлекне ныгытуга сәбәпче була. Ураза шулай ук кешеләрдә фәкыйрьләрнең, мохтаҗларның хәлен аңлау тойгылары уята. Бу бәрәкәтсез дөньяда бер гөнаһсыз да яшәп булмыйдыр. Шуңа күрә көчебез, акылыбыз җиткән кадәр тик изгелекләр генә эшләргә тырышыйк. Тирә-ягыгызга күз салыгыз, ярдәмгә мохтаҗлар, авыр хәлдә калып ярдәм сораучылар юкмы? Савап эшләргә бик тә җайлы вакыт. Форсатны кулдан ычкындырмыйк.
Ифтар мәҗлесләребезгә дә игътибарлы булыйк. Толлар, ятимнәр, мохтаҗлар калмасын. Аларның булуы, аларны чакыруларыбыз теләгән теләкләребез кабул булуга бер сәбәп булсын.
Хуш киләсең, Рамазан! Һәрбарчабызга исәнлек-саулык, тынычлык һәм җиңеллекләр белән Рамазан аен башкарып чыгулар насыйп булсын иде. Әәмиин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев