«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаучылар Чистай мөхтәсибәтендә экскурсиядә булдылар
Очрашуда катнашучылар тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклаштылар, яңа проектлар турында фикер алыштылар
Чистай мөхтәсибәтенә бер төркем имамнар, укытучылар һәм дин әһелләре килде. Сәфәргә 2023 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаучыларның очрашуы сәбәп булды. Алар арасында Исләй авылы мәчете имамы Рәфыйк хәзрәт тә бар, ул әлеге очрашуны оештыруда башлап йөрүче дә булды. Бу хакта мөхтәсибәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунаклар Ислам үзәгендә, «Камалия» ял итү-үстерү үзәгендә, «Әмирхания» мәдрәсәсендә һәм «Нур» мәчетендә булдылар. Имамнар һәм укытучылар мөхтәсибәт эшчәнлеге, гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм җирле йолалар белән таныштылар.
Кунакларда яшьләр белән эшләү мәсьәләләре, мәгариф инициативалары һәм мәхәллә кешеләре белән хезмәттәшлек итү формалары аеруча кызыксыну уятты. Катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, яңа проектлар турында фикер алыштылар һәм эшне тагын да ачыкрак һәм нәтиҗәлерәк итү идеяләре белән бүлештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев