Мигъраҗ кичәсе – Аллаһның бүләге
Рәҗәб аеның 26нчы көненнән 27 сенә каршы кич –Мигъраҗ кичәсе. Быел ул 15 гыйнвардан 16 нчы гыйнварга каршы төнгә туры килә
Мигъраҗ кичәсе күп кенә мөселман илләрендә хөкүмәт бәйрәме итеп билгеләп үтелә. Чөнки Мигъраҗ – Аллаһка якынлыкның иң югары дәрәҗәседер. Мигъраҗ гарәпчәдән күтәрелү, күккә ашу дигән сүз. Бу бәйрәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең күккә ашуы белән бәйле.
Риваятьләргә караганда, бер тапкыр Мөхәммәд (с.г.в.) Кәгъбәтулла янында йоклап ятканда янына Җәбраил (г.с.) фәрештә килә. Үзе белән Бурак, ягъни яшен тизлегендәге канатлы, тылсымлы ат та алып килә. Шуңа атланып Мөхәммәд (с.г.в.) Гарәбстанның изге Коддус шәһәренә барып җитә. Биредә элеккеге пәйгамбәрләр белән күрешә, алларына басып намаз укый. Буракны җирдә калдырып, Җәбраил фәрештә белән күккә аша. Аллаһ Тәгалә белән сөйләшү вакытында 99 мең сүз әйтелә. Күктәге Кәгъбәне, җәһәннәм белән оҗмахны күрә. Соңыннан килгән юлы белән Мәккәгә кайтарыла. Шулкадәр араны үтеп кайтканчы Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.)нең яткан урыны да суынырга өлгерми. Бу хәл 621 нче елның 27 нче рәҗәбенә каршы төндә була...
Намазларда укый торган «Әттәхият» догасы нәкъ менә Аллаһ белән Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) кара-каршы сөйләшүеннән чыккан дога. Риваятьләргә караганда, Пәйгамбәребез Мигъраҗ кичәсендә өммәте, үзенә ышанган мөселманнар өчен Аллаһтан гафу сораган һәм өммәте өчен дә Мигъраҗ теләгән. Аның соравына җавап итеп Аллаһы Тәгалә: «Мөэминнең мигъраҗы – намаздыр», – дигән.
Димәк, кешеләр намазларын төгәл укысалар, алар да Пәйгамбәрнең мигъраҗы кебек зур дәрәҗәләргә ирешерләр һәм бик саваплы булырлар.
Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәр (с.г.в.)гә өч бүләк булды: биш вакыт намаз фарыз кылынды, «Бәкарә» сүрәсенә ике аять өстәлде (285-286 нчы аятьләр), Пәйгамбәребезгә Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелде.
Бу кичәдә ястүдән соң унике яисә йөз рәкәгать хаҗәт намазы укыла. Шулай ук бу төнне Коръән укып, гыйбадәт кылып, Мөхәммәд (с.г.в.)нең гаҗәеп рәвештә күккә ашуы турындагы риваятьләрне кат-кат укып үткәрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев