Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Мәчеттә юлларда иминлек көне узды

«Әниләр» мәчете каршындагы рухи-сәламәтләндерү үзәгендә бер көн юлларда иминлек күнекмәләрен ныгытуга багышланды.

– Безгә балаларның рухи, шулай ук физик иминлеге, аларның гармонияле үсүе мөһим, – ди «Әниләр» мәчетенең имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафиуллин. – Төшке ашка кадәр көн саен әхлак дәресләре үтә, ә төшке аштан соң вакыт билгеле темага багышлана. Мәсәлән, бүген Иминлек көне, без балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү турында сөйләшергә, ял итүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искә төшерергә булдык. Чөнки алар җәяүлеләр дә, пассажирлар да, велосипед йөртүчеләр дә, хәтта бирегә дә күбесе ике тәгәрмәчле транспорт чараларында киләләр. Аларның юлында күңелсезлекләр булмасын!
Биредә ял итүче малайлар һәм кызлар белән очрашуга ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре дә чакырылды. Теркәү-имтихан бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Илнур Нуриәхмәтов балалар белән юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, яктылыкны кире кайтаручы элементлар турында сөйләде.
Шулай ук Илнур Хәлим улы велосипедчылар үтәргә тиеш булган кагыйдәләрне малайларның һәм кызларның хәтерендә яңартты. Балалар инспекторга велосипедчы сигналлары бирү осталыкларын күрсәттеләр.
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт-бюджет учреждениесенең Чистай бүлеге начальнигы Светлана Сидорова малайларга һәм кызларга юл тематикасына багышланган ребуслар чишәргә тәкъдим итте. Алар кызып китеп дөрес җаваплар әйттеләр һәм моның өчен бүләккә яктылыкны кире кайтаручы эначоклар алдылар.
– Юл хәрәкәтендә яшь катнашучылар пазллар җыю осталыгын да күрсәттеләр, – дип билгеләп үтте Светлана Рамазановна. – Һәм шунысы бигрәк тә сөендерә, алар юл билгеләре исемнәрендә дөрес ориентлашалар. Балалар машина маркалары эмблемаларын да актив чиштеләр.
Һәр бала бүләккә юл хәрәкәте кагыйдәләре турында китап алды. Кунаклар биредә булганнарның барысына – балаларга да, олыларга да мөрәҗәгать итеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм юлларда аеруча игътибарлы булырга чакырдылар.
Әлеге очрашудан соң тематик чара квест формасында танып-белү уены белән дәвам итте. Балалар дүрт станция буенча гадәти булмаган сәяхәт үтеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай