Мәүлид ае мөбарәк булсын!.
Дин

Мәүлид ае мөбарәк булсын!.

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

13 август көнне  кояш баеганнан соң Һиҗри календаре буенча  Рабигуль-әүвәл ае башланды. Бу айда  Аллаһның соңгы илчесе  Мөхәммәд (с.г.в.)   туган.  Шуңа күрә аны мөселман халкы  Мәүлид ае дип атый. Мәүлид сүзе гарәп телендә  “туу, туган вакыт” дигән мәгънәне белдерә.  Ә инде динебездә  Мәүлид дип сөекле Пәйгамбәребез  Мөхәммәд (с.г.в)  туу вакыйгасын атыйлар. Быел Рабигуль-әүвәл аеның  беренче киче 13 августка җомга киченә, ә беренче көне 14 август җомга көненә  туры килде.

Рабигүл-әүвәл ае – ­ Мәүлид ае. Мәүлид ае башлангач, мөселманнар үзләре теләгәнчә, хәлләреннән килгәнчә,  туганнарын, якыннарын, якын-тирәдәге карт-корыны табынга җыя. Мәүлид ае ахырына чаклы шулай бер-берсенә кунакка йөреп, Мәүлид укыйлар. Мөхәммәд  Пәйгамбәребезгә атап вәгазь сөйлиләр. Пәйгамбәребез тормышыннан  могҗизалар, кызыклы  вакыйгалар турында да искә алына. Табында утыручылар  башлап укучы Салават әйтик дигәч, бергәләп Салаватлар әйтәләр. Иң азакта Пәйгамбәребезгә атап дога кылына һәм Коръән укыла, мөнәҗәтләр әйтелә.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев