Изге гамәлләребез, гыйбадәтләребез дәвамлы булсын
...
Әле кайчан гына сөенә-сөенә Рамазан аена кердек. Инде менә хушлашыр вакыт та җитте. Күңелләребезне җылытып торган мөхтәрәм айның санаулы көннәре генә калды. Аның ничек үтеп китүе сизелмәде дә... Вакытының тиз узуы белән сизелмәсә дә, җылылыгын, рәхәтлеген, мәрхәмәтен сиздерде Рамазан. Әлеге айда кичергән рухи күтәренкелекне сүзләр белән генә әйтеп тә, бернәрсә белән чагыштырып та булмыйдыр кебек....
Бу көннәрдә мәчетләребез дә, мөселман кардәшләребез дә үзгә бер рәхәт ритм белән яшәде дисәк тә, ялгыш булмастыр. Көне буе бер йотым судан да тыелып торгач, кичен күмәкләшеп авыз ачуларның рәхәтлеге... Бу урында күңелгә килгән хәдисләрне искә төшерү урынлы булыр. «Уразалы кеше өчен ике куаныч барлыгын аңларга кирәк. Берсе – ифтар вакыты, икенчесе – кыямәт көнендә Раббысының хозурына чыгып, ураза күләгәсендә бүләккә ирешүне аңлаудыр» диелә аның берсендә. Шулай ук «Авыз ачарга ашыгучы кешеләр – бәхетле кешеләр» дигәне дә бар. Әйе, рәхәт тә, сихри дә бер вакыт бу. Суның, ризыкның никадәр кадерле булуын аңлата торган бәрәкәтле бер вакыт. Ә күмәк үткәрелгән ифтарлар икеләтә сөенечле дияр идем. Туган җиребездә туганнарың, дусларың арасында ифтар кылу, бергәләшеп намазлар уку – Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән бер бәһасез нигъмәте ул. Әлһәмдүлилләһ, шәһәребез мәчетләрендә үткәрелгән ифтар ашларында да яше-карты, олысы-кечесе дигәндәй, катнашты. Ифтарларыбызга кунак булып килүче башка дин вәкилләре белән дә дуслык җепләрен тагын да ныграк ныгытырга менә дигән форсат бу.
Ә кичен мәчетләргә ашыгучы мөселман кардәшләребезне күреп, йөрәк янә бер кат сөенә. Бергәләшеп укыган тәравих, тәхәҗүд намазлары, тыңлаган вәгазьләр, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бирелгән сәдакалар, пәйгамбәребезгә әйтелгән салаватлар...Шәһәребезнең үзәк «Нур» мәчетендә тәравих намазларын имам-мөхтәсибебез Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, төзелеп килүче «Фатыйха» мәчетенең имамы Рәдиф хәзрәт Фатыйхов, мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Рәмис Шәрәфетдинов алып барды. Үтемле, файдалы вәгазьләрне сөенеп тыңладык. Уразаның соңгы ун көнендә Мисырдагы «Әл-Әзхар» университеты мөгәллиме, фәннәр докторы, шәех Сәид әл-Бәдәви килү нур өстенә нур булды. Ерактан килгән дин кардәшебезнең дини лекцияләрен Мөхәммәд хәзрәт һәм Рәмис Шәрәфетдинов тәрҗемә итеп чистайлыларга җиткерә бардылар.
Дин галименең үтемле вәгазьләре, һәр сорауга тулы, аңлаешлы җавап бирүе сокландырды.
«Сез бай илдә, рәхәттә яшисез, сез бәхетле халык», – дип шәехнең фикерләрен безгә җиткерә Мөхәммәд хәзрәт.
Ә Мисыр халкының шактые фәкыйрьлектә гомер итә. Аларда су да зур проблема, ә соңгы ун ел эчендә ул тагын кимеячәк икән. Кояш нык кыздыра, гел эссе һава булу да сәламәтлеккә файда түгел. Бездә, киресенчә, кояшы, салкыны, кары-бураны, яңгыры-җиле – барысы да бар. Нәрсә телибез – шуны ашыйбыз, киемнәрнең дә чуты юк. Карагыз инде, өстәлләребездә ни генә юк! Белем алу, гыйбадәт кылу мөмкинлекләре дә җитәрлек. Шундый илдә яшәвебезгә шөкер итеп, илебезгә тизрәк тынычлык урнашып, бер-беребез белән аңлашып яшәргә насыйп булсын!
–Хәзрәт сүзләре белән тулысынча килешәм. Үзебезнең илдән дә яхшысы юк инде.Үз телебездә рәхәтләнеп сөйләшәбез, менә рәхәтләнеп, уразалар тотабыз, мәчетләргә тәравих намазларына йөрибез. Бик яратам үз илемне, туган шәһәрем Чистаемны, – дип шатланып сөйли Роза ханым Габидуллина.
Тәравих намазына йөрүчеләр арасында Гөлсем апа Мөхәммәтҗанова да бар. Ул да динебезнең үсешенә, иркенлеккә сөенечен яшереп кала алмады.
–Без үскәндә мондый мөмкинлекләр юк иде бит. Бездән алда бакыйлыкка күчүчеләрнең күбесенә мондый бәхет эләкмәде. Без, олыгайгач булса да, шундый бәхеткә тиендек, әлһәмдүлилләһ шөкер. Шулай тәравих, тәхәҗүд намазларына йөри алуыма шатланып туя алмыйм, – ди ул.
Ышанам, әнә шушы сүзләр, шушы шатлык, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итү хисләре бүген бик күп дин кардәшләребезне җылытып, күңелләргә ышаныч бирә. Шушы кичерешләр Рамазан аенда гына түгел, елның башка айларында да күңел түрендә яшәсен. Изге Рамазан аенда кылган күркәм гамәлләребез, гыйбадәтләребез дәвамлы булсын. Һәр эшнең дәвамлы булуы хәерле.
Сәхәр вакытларында, тәравих, тәхәҗүд намазларында ил-көннәребезгә тынычлык, ир-егетләребезнең сугыш кырларыннан исән-имин кайтуларын, яралы егетләребезнең тизрәк савыгуларын сорап ялваруларыбызны да Аллаһы Тәгалә ишетсен, тоткан уразаларыбызны кабул кылсын. Тиз арада сугышлар туктап, шушы матур илебездә, мул тормышлы туган җиребездә үзебезгә, балаларыбызга, оныкларыбызга иман белән бәхетле, хәерле гомерләр итәргә насыйп ит, Раббым! Әәмиин.
Гает намазы 20 март көнне, иртәнге 6 сәгатьтә район һәм шәһәр мәчетләрендә үтәчәк. Рәхим итегез!
Гөлсинә Сорутдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев