Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Дин

Изге айда ихлас очрашулар: Чистайның «Нур» мәчетендә хатын-кызлар өчен ифтарлар узды

Рамазан – ураза вакыты гына түгел, ә игелекле эшләр һәм бердәмлек чоры да.

Рамазан аенда Чистайның «Нур» мәчетендә үзгә очрашулар – хатын-кызлар өчен ифтарлар уза. Март аеның бер көнендә йөзгә якын гүзәл зат шундый очрашуларның берсенә җыелды. Алар өчен ифтарны Мөселман хатын-кызлар берлеге оештырды. Бу хакта Чистай мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Кунаклар өчен сәламләү сүзләре, рухи үгет-нәсыйхәт һәм иҗади программа әзерләнгән иде. Әңгәмәләрдә мәрхәмәтлелек темасы аерым урын алды – активистлар Рамазан аенда гына түгел, ә теләсә кайсы вакытта да мөһим булган «сәдака» сүзенең чын мәгънәсе турында сөйләделәр.

Җылы сөйләшү авыз ачканнан соң да дәвам итте.

 

Мондый очрашулар Рамазанның ураза вакыты гына түгел, ә игелекле эшләр һәм бердәмлек чоры булуын да искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев