Иртәгә – Гашура көне
...
Мөхәррәм аеның унынчы көне – Гашура көне Ислам дөньясында иң изге көннәрнең берсе булып санала. Быел Гашура көне 25 июньгә туры килә. Бу көнне ураза тоту сөннәт. Пәйгамбәребез (с. г.в.) ике көн рәттән ураза тотарга киңәш иткән – Гашура көнне һәм бер көн алдан яисә арттан. Мәсәлән, быел 24-25 июнь яисә 25-26 июнь көннәрендә тотарга була. Һич булмаса, бер көн генә тотарга да ярый – Гашура көнендә генә.
Иң элек мөселманнар нәкъ менә Гашура көнендә ураза тоткан. Ә инде соңрак, Аллаһы Тәгалә тарафыннан Рамазан аенда ураза тоту әмер ителгәч, Гашура уразасы теләге булган кеше кыла торган гыйбадәт булып калган. Ягъни әҗер-савап аласың килсә, тотасың, тотарга мөмкинлегең юк икән – гөнаһ булмый. Ә инде әҗер-савапка килгәндә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: «Гашура көнне ураза тотсагыз, узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр».
Гашура көненә уразага ният күңелдә булырга тиеш. Тел белән дә ниятләргә мөмкин: «Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш баеганчыга кадәр, Гашура көне уразасын тотарга ният кылдым».
Ифтар догасы: «Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем, бөтен эшләремне фәкать сиңа гына тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка».
Гашура көнне ураза тоткан кешеләр олуг савапларга ирешә, ә сәдака биргән кеше, бер бөртек сәдака өчен Өхед тавы кадәр әҗер алыр диелә.
Мөхәррәм аенда кылынган гамәл-гыйбадәтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савапларын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра һәм аның хакыйкый әҗерен дә без Раббыбыз хозурындагы Кыямәт көнендә генә аңлаячакбыз. Ләкин, шул ук вакытта адәм баласы гөнаһ кылса, аның гөнаһы өчен дә җәза булачак. Шуны да истә тотсак иде.
Хакыйкый ышану белән ышанып, Гашура көнен генә түгел, Мөхәррәм аеның һәр көнен гамәл-гыйбадәт кылып уздырырга тырышыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев