Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Дин

Епископ Пахомий чистайлыларны якты Пасха бәйрәме белән котлый

Христос яңадан туды!

Безнең динебезнең бар асылы булган  шушы бөек сүзләр  белән һәрберегезне дә сәламлим. Без бүгенге көнгә гади булмаган, әмма постның бәрәкәтле юлы белән ирештек. Изге атакайларыбыз әйтүенчә, якты Пасхада  катнашучылар булу, олы ярату белән  Аның Яңадан туу серләренә  кагылу өчен Без Аллаһы Тәгалә  кушканнарны үтәргә тырыштык.

Менә без максатыбыз алдында: бар дөнья  коткару хәбәрен көтеп тынып калган. Һәм менә яңадан, әмма беренче тапкырдагы кебек: «Хрис­тос үлгәннән соң яңадан туды» дигән сүзләр яңгырый.

Пасха – узган вакыйгалар турында искә алу, бабаларыбызның гореф-гадәтләренә ихтирам билгесе генә түгел. Бу һәрберебезнең йөрәгендә һәрдаим урын алган  яңадан туган  Христос белән чын очрашу. Аңарда  безнең тормышыбыз, гаделлек һәм чын бәхет. Пасха төне әледән-әле  Коткаручыбызның исән һәм безнең янәшәдә булуын, ә без аның белән яшәвебезне дәлилли.

Сүзләребездә, шулай ук эшләребездә, тормышыбызда да яңадан туган безнең Коткаручыбызга тугры калыйк. Христиан исеменә лаеклы булып, Аллаһы Тәгалә кануннары буенча яшик, якыннарыбызга һәм башкаларга да мәрхәмәтле булыйк.

Безнең тормышыбыз Христосның яңадан туган яктылыгының чагылышы булсын һәм кабызылган шәм кебек  бүген авыр хәлдә булган һәм ярдәмгә мохтаҗ булганнарның   юлларын яктыртсын.  Аллаһы Тәгалә безгә бәйрәмне каршы алырга һәм  Пасха тантанасы көннәрен  тыныч һәм зур шатлыклар белән үткәрергә насыйп итсен.

Христос яңадан туды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев