Чистайлыларга төнге (ястү/иша) һәм иртәнге (иртәнге/фаджр) намазларының вакыты үзгәрү турында хәбәр иттеләр
Чистай мөхтәсибәтенең рәсми битендә хәбәр ителгәнчә, әлеге үзгәреш төбәкнең географик үзенчәлекләре белән бәйле.
Майның беренче декадасыннан (Чистай өчен – 6 майдан) һәм августка кадәр республика территориясендә уникаль табигать күренеше күзәтелә: ягъни кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында яктылык югалмый. Шуңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл итеп билгеләп булмый башлый.
Моны истә тотып һәм ислам галимнәренең фикеренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде.
Нәтиҗәдә, бу чорга ястү намазы кояш баеганнан соң сәгать ярымнан соң керә, ә сәхәр тәмамланган вакыт һәм иртәнге намаз – кояш чыгарга ике сәгать алдан исәпләнә.
Чистайда үзгәрешләр 6 августтан башлана. Бу көнне төнге ягъни ястү намазы 22.03 тә укыла, ә иртәнге намаз 7 августта 00.03 тә керә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев