Чистайда яңа архипастырьны каршы алдылар
Дин

Чистайда яңа архипастырьны каршы алдылар

Бөек князь Владимир истәлегенә, 28 июльдә, Чистайның Изге Никольский кафедраль соборында Чистай һәм Түбән Каманың яңа билгеләнгән епискобы Филаретны тантаналы каршы алу булды

Әлеге күренекле вакыйга яңа архипастырьны сәламләү өчен килгән  мәхәллә кешеләрен, шәһәр хакимияте вәкилләрен үзенә җыйды.

Исегезгә төшерәбез,  владыка Филаретны  Чистай кафедрасына билгеләү турында  карар 2026 елның 16 июлендә  Рус Православие чиркәвенең Изге Синоды тарафыннан кабул ителде. Моңа кадәр  епископ Филарет  Херсон өлкәсе территориясендә урнашкан  Скадовск епархиясендә архипастырь булып хезмәт иткән.

Тантана дога белән башланды, аннары  бирегә җыелучыларга  Казан һәм Татарстан  митрополиты Кирилл  мөрәҗәгать итте.  Владыка  яңа епископны руханиларга һәм мәхәллә халкына тәкъдим итте, әлеге  көннең Чистай һәм Түбән Кама  епархиясе өчен әһәмиятен ассызыклады:

- Бүген без сезгә  зур шатлык белән яңа билгеләнгән   Чистай һәм Түбән Кама епискобын владыка Филаретны  тәкъдим итәбез. Хөрмәтле владыка, безнең кафедрага рәхим итегез! Бездә озакка калуыгызны, җиребезне һәм халкыбызны яратуыгызны, Аллаһыбызның  сезнең архипастырь эшләренә ярдәм итүен телибез. Без бергәләп Чистай һәм Түбән Кама  епархиясе террриясендә хезмәт итәрбез дип ышанам. Сезгә сәламәтлек, Аллаһы Тәгаләнең ярдәм итүен телим!

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл  Борович һәм Пестово епискобы  Пахомийгага да мөрәҗәгать итте:

- Сезне  үзенең культурасы, рухи байлыгы һәм күп кенә изге җирләре булган  борынгы  рус җирендә хезмәт итү көтә.  Бүгенге көн  бөек князь исеме Владимир белән бәйле җиргә  юлыгызның башлангычы булып истә калсын.

 Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллга Борович һәм Пестово епискобы  Пахомий җавап сүзе белән чыкты. Владыка  Татарстан митрополиты башлыгына  уртак хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

-Мин Аллаһы Тәгаләгә һәм барыгызга да бик рәхмәтле. Өч ел ярым бергә хезмәт иттек.  Сезгә ярдәмегез, акыллы киңәшләрегез, матур үрнәгегез өчен рәхмәт. Мин сезнең хакта яхшы хатирәләрне күңелемдә  саклармын, биредә алган тәҗрибәмне  кулланырмын. Татарстаннан күңел җылылыгы, халкына рәхмәт хисләре белән китәм, диде ул.    

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев