Чистай районы Йолдыз поселогында яңа мәчеттә зур ифтар уздырдылар
Ифтарда 80нән артык кеше катнашты
Рамазан аеның соңгы көнендә Йолдыз поселогында зур вакыйгага – биредә яшәүчеләр көче белән берничә ел дәвамында сафка бастырылган мәчеткә ифтар ашына җыелдылар.
Әлеге мәчетне төзү турында карар 2017 елда авыл җыенында кабул ителгән иде, ә 2019 елда аңа фундамент салдылар. Шул вакыттан алып поселокта яшәүчеләр һәм иганәчеләр мәчетне сафка бастыру өчен зур тырышлык куйдылар. Бүгенге көндә биредә төп эшләр башкарылган инде, бу исә быел күптән көтелгән ифтар үткәрү мөмкинлеге дә бирде.
Анда 80нән артык кеше – поселек кешеләре һәм кайткан кунаклар катнашты. Тантана дога һәм вәгазь белән башланды. Аны Чистай мөхтәсибәте вәкилләре укыды. Соңрак исә бергәләп авыз ачтылар һәм намаз укыдылар.
Ифтар вакытында мәчетне торгызуда ярдәм күрсәткән кешеләргә рәхмәт сүзләре яңгырады. Әлеге вакыйганың поселек халкы өчен әһәмияте һәм кирәклеге билгеләп үтелде, мәчет эшендә киләчәккә планнар билгеләнде.
Төп мәсьәләләрнең берсе имам сайлау иде. Мөхтәсибәт вәкилләре билгеләп үткәнчә, тиз арада ул билгеле булачак, кандидатура бар.
Төзелеш мәсьәләләре һәм ифтарны уздыру буенча поселокның актив кешесе, җирле мәктәп укытучысы, төбәкче Альмира Шәрифуллина шөгыльләнде.
–Бу безнең өчен күптән көтелгән, шатлыклы көн. Бүген без үзебезнең яңа, чын мәгънәсендә халык мәчетендә күләмле ифтар уздырдык. Биредә азан яңгырады, күмәкләшеп намаз укыдык. Киләчәктә дә мәчетебездән халык өзелмәс, йөрүчеләр күп булыр дип ышанабыз. Алда әле зур эшләр тора, әмма вакыт күрсәткәнчә, безнең олы йөрәкле халкыбыз ярдәме белән төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә, озакламый мәчетебез тулы көченә эшли башлаячак, – дип зур шатлыклары белән уртаклашты Альмира Инзил кызы.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәчетне төзүдә поселок мөселманнары гына түгел, башка дин вәкилләре дә ярдәм итте. Бу матур күренеш – бердәмлекнең һәм тату күршелекнең ачык бер чагылышы.
Поселокта яшәүчеләр инициативасы белән биредә православие динендәгеләр өчен чиркәү төзү эшләре дә башланып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев