Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Дин

Бүген Шәгъбан ае башлана

Бүген кояш баеганнан соң Шәгъбан ае башланып, ул 18 февральгә кадәр дәвам итәчәк

Бу – хәрам, ягъни хөрмәтле өч айның икенчесе, мөселман дөньясы өчен бик әһәмиятле айларның берсе. Әлеге айда Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәте буенча ураза тотарга һәм гыйбадәтләрне, изге гамәлләрне арттырырга кирәк.

 

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Шәгъбан – минем аем, рәҗәб ае – Аллаһы Тәгалә ае, рамазан исә өммәтемнең аедыр», – дигән. Шәгъбан ае – Рамазан аеннан кала Пәйгамбәребезнең иң күп ураза тоткан аедыр. Бу ай рухи чистарыну ае һәм ураза аена әзерлек ае да булып тора, организм акрынлап ураза тотуга ияләнә башлый.

 

Сәхабәләр Шәгъбан аеның яңа ае күренү белән Коръән укырга тотыналар иде. Шуңа күрә бу айда мәгънәсенә төшенеп, күп иттереп Коръән уку – мөстәхәб гамәлләрдән дип исәпләнә.

 

Бу айда шулай ук элеккеге гөнаһлардан аерым тәүбә кылырга кирәк. Шулай ук нәфел намазлары (мәсәлән, тәхәҗүд, тәүбә, хаҗәт) укуның, зикерләр әйтүнең, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтүнең дә савабы артачак. Изге гамәлләр кылу, мохтаҗларга, фәкыйрьләргә сәдакалар бирү, хәлләрен белү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, якыннарыбыз турында кайгырту кебек гамәлләребезнең саваблары да артыр. Шуңа күрә бу айга аеруча игътибарлы булсак иде. Әгәр дә бер кеше бу айда бер көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә аның тәнен тәмуг утына хәрам кылыр. Шәгъбан аеның барча көнендә ураза тотса, аңа оҗмах вәҗиб булыр, үлем исереклеген күрмәс. Аллаһы Тәгалә ул кешенең Кыямәт көнендә барча гаепләрен һәм гөнаһларын искә алмас. Әгәр дә ай башында өч көн, уртасында өч көн, ахырында өч көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә ул кешенең гамәл дәфтәренә 70 пәйгамбәр савабын язар. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Шәгъбән аенда барча гөнаһлардан пакьләнегез», – дигән. Бу айның ахыргы дүшәмбесен уразада үткәрү дә гөнаһларның кичерелүенә сәбәп булыр.

 

Шәгъбан аеның уртасында Бәраәт кичәсе бар. Аны көндез уразалы хәлдә үткәрү, ә кичләрен күп итеп намаз уку да тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев