Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Дин

Бәраәт кичәсе

Бәраәт кичәсе Шәгъбан аеның 14нче көненнән 15енә каршы кичтә була. Быел ул 2 февральдән 3сенә каршы кичкә туры килә.

Ислам галимнәре аңлатуынча, Кадер кичәсеннән соң иң изге кич – Бәраәт кичәседер.

 

Риваятьләргә караганда, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бу мөбарәк кич турында болай дигән: «Бу кичтә Аллаһы Тәгалә күп кешеләрне җәһәннәмнән азат итәр. Ләкин бу кичтә ул Хак Сүбехәнә вә Тәгаләгә тиңләшүчеләргә, мөселман кардәшенә ачу вә дошманлык тотучыларга, туганнары һәм кардәшләре белән аралашмаучыларга, кеше үтерүчеләргә, ата-анасын рәнҗетүчеләргә, хәмер эчүчеләргә, зина кылучыларга илтифат итмәс, аларның догаларын кабул әйләмәс».

 

Бәраәт кичәсе мөселман дөньясында изге вә мәшһүр кичәләрдән санала. Гарәп сүзлекләреннән күренгәнчә, «ләйләтүл бәраәт» - бурычтан, гөнаһтан, җәзадан котылу киче мәгънәсенә туры килә.

 

Риваятьләргә караганда, әлеге кичәдә бәндәләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләп куела, ягъни бер еллык бәраәтләре язылып, фәрештәләргә тапшырыла икән. Киләчәк бер ел эчендә бөтен мәхлүкатларның, бөтен бар ителгәннәрнең ризыклары, байлыклары вә ярлылык хәлләре, дөньяга бәйле дәрәҗәләре, яңа туачак һәм ул ел эчендә вафат булачак бәндәләр – барысы да бу кичтә билгеләнә.

 

Бу кичтә үзен мөселман дип санаган һәркемгә намаз уку, дога кылу, мәрхүмнәрне искә алу бурычы йөкләнә. Шулай ук Бәраәт көнен ураза тотып үткәрүне дә Рәсул Әкрәм салләллаһу гәләйһи вәссәлләм сөннәт иткән. Бу кичтә догалар һәм теләкләр кабул була. Шуңа күрә бу кичне мөмкин кадәр күбрәк Коръән аятьләре һәм догалар укып, Аллаһы Тәгаләдән дөнья һәм ахирәт бәхете сорарга кирәк.

Шәгъбәннең унбишенче кичәсе турында хәдис-шәриф тә бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: «Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе кердеме, аны гыйбадәт кылып үткәрегез. Көндез ураза тотыгыз. Чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояш баеган вакытта дөнья күгендә күренә һәм: «Тәүбә вә истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризыклы булырга теләгән булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?», – дип таң атканчыга кадәр сорап торыр, диелгән.

 

Кешенең гөнаһ эшләве, хата ясавы табигыйдыр. Бу кичәдә иң мөһиме шул: бәндәнең хата ясавын, гөнаһ эшләвен таный белүе һәм шунда ук тәүбә итеп, Аллаһы Тәгаләдән гафу үтенүе. Тәүбә исә дога һәм истигъфар белән һәм дә яхшы гүзәл эшләр белән кабул ителер. Бәраәт кичәсен без үзебезгә Аллаһы Тәгаләнең бер бүләге итеп карарга тиешбез. Аллаһы Тәгалә безгә шушындый мөбарәк кичәне насыйп иткән икән, без аны гыйбадәттә үткәрсәк иде. Шулай ук фәкыйрьләрнең, гарип-горабаларның хәлләренә керә белик, кулыбыздан килгәнчә аларга ярдәм итик, яхшы-йомшак шәфәгать сүзләрен кызганмыйк. Изге кичәдә кылган догаларыбыз, намазларыбыз, уразаларыбыз, биргән садакаларыбыз барчасы кабул булып, дөнья һәм ахирәт сәгадәтләренә ирешүебезгә сәбәп булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев