Чистайдан “Бердәмлек” ресурс үзәге – Татарстан Рәисе премиясе лауреаты
Безнекеләрне бел!

Чистайдан “Бердәмлек” ресурс үзәге – Татарстан Рәисе премиясе лауреаты

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә үтте

“Бердәмлек” муниципальара ресурс үзәге Татарстанда гражданлык җәмгыятенең институтлары үсешенә керткән өлеше өчен ел саен бирелә торган Татарстан Республикасы Рәисе премиясенең 8 лауреатының берсе булды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте. “Бердәмлек” муниципальара ресурс үзәге җитәкчесе Софья Хәсәнова бүләкләү тантанасына чакырылды.

Рөстәм Миңнеханов Софья Хәсәнованы бүләкли. ТР Рәисе матбугат хезмәте фотосы
Рөстәм Миңнеханов Софья Хәсәнованы бүләкли. ТР Рәисе матбугат хезмәте фотосы

 

–Бүләкләнүчеләр арасында булу безнең “Бердәмлек” муниципальара ресурс үзәге өчен – олы хөрмәт һәм бик зур җаваплылык. Республика Рәисе премиясе – бу безнең хезмәтне генә түгел, ә Үзәк ел саен үсәргә, ныгырга ярдәм иткән һәм кешеләргә файда китергән йөзләрчә гражданлык инициативаларының әһәмиятен дә бәяләү, – диде Софья Мөнәвир кызы. – Бу безнең йөрәкләрне зур горурлык һәм шатлык белән тутыручы вакыйга! Безнең коллегаларыбызга рәхмәт. Шулай ук хакимият вәкилләренә, активистларыбызга безнең белән хезмәттәшлек итүләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез!

Әлеге тантанада лауреатларның гражданлык җәмгыятен , патриотик тәрбияне үстерүдә, тарихи истәлекләрне һәм мәдәни мирасны, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны, гаилә һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауда актив эшләүләре, шулай ук социаль проектларны тормышка ашырулары һәм язмыш тарафыннан кимсетелгән гражданнарны яклаулары билгеләп үтелде.

 Безнең белешмә.Татарстан Республикасы Рәисе премиясе 2015 елдан бирле республикада ел саен гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен бирелә. Шул вакыт эчендә Татарстанның 32 җәмәгать эшлеклесе һәм 49 коммерцияви булмаган оешмасы лауреатлар булдылар. 2026 елда премияне алу өчен республиканың 28 муниципаль районыннан һәм шәһәр округларыннан 115 гариза керде.


Нет комментариев