Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белгеч киңәш бирә

Теплицага күпме һәм кайчан кар кертергә

Туган ягыбызга кыш килде һәм кешеләр җылы, рәхәт өйләрендә тәмле чәйләрен эчә-эчә, карлы урамны күзәтеп утыралардыр кебек тоела... Әмма бу алай гына түгел шул! Бакчачының эше ел әйләнәсе дәвам итә.

Теплицада кышын туфрак нык кибә, ул тыгызлана, ярыклар барлыкка килә, һава һәм су үтү авырлаша. Мондый туфракта яшь үсенте үзен начар хис итә.

Шулай итеп, яхшылап киенәбез, көрәк алабыз һәм бакчага... Түтәлләрне йомшак, җиңел кар белән тыгызламыйча күмәбез. Шулай иткәндә язын кар акрын гына эреячәк, җиргә дым калачак. Туфрак та яхшы, йомшак була.

Моңардан тыш, гадәти суга караганда, кар сулары файдалырак, кар белән күмелгән парникта үсемлекләр ныграк, ә уңыш күп була. Теплицада түтәлләрне кар белән күмү вакыты – февраль ае. Иртә утырту чорына кадәр апрельдә кар эреп бетә. Кар катламы 50 сантиметрдан да ким булмаска тиеш.

Зарарлы бактерия­ләрдән, гөмбәчекләрдән, бөҗәкләрдән котылу өчен теплицаны туңдырырга кирәк. Әгәр ул ябык тор­са, анда температура 7-10 градуска югары була. Әгәр дә урамда җир 1 метр гына туңса, теплицада ул ярты метр гына тәшкил итә. Шуңа күрә теплицаның тәрәзәләре сез анда кар керткәнчегә кадәр ачык булырга тиеш.

Әнә шундый катлаулы булмаган мәшәкатьләр белән сезнең уңышыгыз мул булачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев