Авыл хуҗалыгы

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыклар 10 ел эчендә 5 млрд сумлык дәүләт ярдәме алганнар

Ун ел эчендә Татарстан бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәмгә 5 млрд сумга якын акча юнәлдерелгән

Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

«Иң күп акча – 3 млрд сумнан артык – савым сыерларын тотуга һәм сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә – 700 млн сумнан артык бүлеп бирелде. Татарстанда республика бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ил күләмендә моңарчы күрелмәгән ярдәм күрсәтелә», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

 

Узган ел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга биш юнәлеш буенча 612 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелгән. Аерым алганда, сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә – 70 млн сум; товар һәм нәселле таналар сатып алуга – 16 млн сум; сыер һәм кәҗә асрауга – 419,6 млн сум; өч яшьтән зуррак бияләр асрауга – 26 млн сум; яшь кош-корт сатып алуга – 80 млн сум бүлеп бирелгән.

 

Чыганак: «Татар-информ»

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев