Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Яңартылган медицина учреждениеләре чистайлыларны сөендерә

Ел азагы чистайлылар өчен дәваханәләр һәм поликлиникалар ачылу белән хәтердә калачак.

Елгачылар районында элеккеге поликлиника бинасында яңа хатын- кызлар консультациясе ачылу төп вакыйга булды.
 Ачу тантанасында район башлыгы Дмитрий Иванов, үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин, бала табу һәм балалар буенча табиб урынбасары Наталья Толкина, шулай ук «Яңа шәһәр» төзү компаниясенең генераль директоры Әмир Хашиев катнашты.
– Бүгенге көндә республикада 30 социаль программа тормышка ашырыла, аларның күбесендә безнең район да катнаша. Бүген шәһәребезнең барлык поликлиникаларында капиталь ремонт төгәлләнә, яңа хатын-кызлар консультациясе ачыла. Соңгы елларда ул авырлы хатын-кызлар өчен җайлаштырылмаган бинада урнашкан иде. Ниһаять, хатын-кызлар консультациясенең үзенең бина сы барлыкка килде, – дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич. Әлеге бинаның үз авырлыклары да булды. Төзүчеләргә бернәрсәне дә ватмыйча һәм бернәрсәгә дә зыян китермичә сыйфатлы һәм матур итеп капиталь ремонт үткәрү бурычы куелды. Алар бу эшне уңышлы башкарып чыктылар, моның өчен аларга аерым рәхмәт.
 Символик төстә кызыл лентаны кискәннән соң мактаулы кунаклар һәм микрорайонда яшәүчеләр яңа медицина учреждениесе белән таныштылар. Шулай ук ачу тантанасына Яңа елның төп персонажлары – Кыш бабай һәм Кар кызы да килделәр. Алар чистайлыларны Яңа ел белән котлап бүләкләр тапшырдылар. Балалар әниләр һәм Яңа ел бәйрәме турында дулкынландыргыч, берәүне дә битараф калдырмый торган шигырьләр әзерләгәннәр иде.
 Балалар әкият геройлары белән мавыккан арада, кунаклар яңа медицина учреждениесенең җиһазлары һәм кабинетлары белән таныштылар. Биредә булачак әти-әниләрнең психологик консультация алу кабинетлары һәм башка күпсанлы кабинетлар урнашкан. Хәзер чис­тайлыларга биопсия процедурасын, шулай ук аналык җиңсәсендә шешләрне кисәтү өчен онкологиягә бирешүчәнлекне билгеләү өчен апализлар алырга мөмкин булачак. Анда шулай ук яралгының йөрәк тибешен тыңлау, аның үсешен күзәтеп тору, йөклелекне иртә стадияләрдә ачыклау өчен кардиотахограф та бар.
Шәһәрлеләрне шулай ук ремонттан соң Галактионов урамында урнашкан поликлиника, сәгать заводы микрорайонында 2нче шәһәр дәваханәсе ачылу да шатландырды.
Хәзер бу учреждениеләрдә пациентларны кабул итү өчен бөтен уңайлыклар, медицина персоналенең сыйфатлы эше өчен барлык шартлар бар.
Әлеге барлык эшләр дә 2018 елда Татарстан Республикасының амбулатор-медицина биналарын капиталь ремонтлау кысаларында үткәрелде, республика бюджеты акчалары хисабына корпуслы җиһазлар һәм инвентарь сатып алынды.
Биналарда өлешчә үзгәрешләр барлыкка килде, түбә, электр һәм суүткәргечләр, җылылык бирү, канализация системалары алмаштырылды, керү төркемнәрендә капиталь ремонт үткәрелде. Бүлмәләрне буяу һәм бизәкләү үткәрелде, алар яңа мебель, медицина жиһазлары, инвентарь белән комплектланды.
– Быелгы ел барлык амбулатория-поликлиника челтәре өчен авыр булды. Район медицина учреждениеләрендә капиталь ремонт 40 еллар чамасы булмаган иде, – диде Рәис Мостафин. – Бердәнбер стоматология поликлиникасын ремонтларга гына калды. Кызганычка каршы, ул президент программасына керми. Шулай ук елгачылар микрорайонындагы поликлиниканы ремонтларга кирәк. Барлыгы районга республика бюджетыннан медицина учреждениеләрен ремонтлауга 140 миллион сум акча бүлеп бирелде. Без хезмәткәрләр халыкка заманча һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтә алсын өчен уңайлы шартлар булдыруда барысын да эшлибез.
– Капиталь ремонттан соң 2нче номерлы шәһәр дәваханәсе бөтенләй үзгәрде, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Михаил Коробов. – Барысы да бик яхшы ясалган. Кая карасаң да чисталык, тәртип. Дәгъвалар юк. Ремонт күзләрне сөендерә.
 Хәзер медицина сыйфаты күрсәтү югары дәрәҗәдә булыр, ә чистайлылар поликлиникага профилактик максатлардан гына килерләр дип ышанасы килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев