Җәмгыять

Татарстанның сайлау участокларында гриппка каршы вакцинация оештыралар

Вакцинация республиканың ким дигәндә 138 сайлау участогында булачак

Татарстанда яшәүчеләр гриппка каршы прививканы сайлау участокларында ук ясый алачак. Бу хакта «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.

 

«Без үз халкыбызга гриппка каршы вакцинация тәкъдим итәчәкбез. Бүген, грипп диагнозы әле сирәк куелганда, без иммун катлам булдырырга тиеш. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел безнең галимнәр өч валентлы вакцина составын тулысынча диярлек үзгәрттеләр һәм без грипп эпидемиясен булдырмас өчен тулысынча коралланган», – диде ул.

 

Вакцинация республиканың ким дигәндә 138 сайлау участогында булачак.

 

Прививка ясату өчен төп шарт – тән температурасының күтәрелмәве, салкын тию билгеләренең булмавы, шулай ук хроник авыруларның көчәюе күзәтелмәү.

Чыганак: Татар-информ

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев