Чистайда традицион  көзге ярминкәләр  старт алды
Җәмгыять

Чистайда традицион көзге ярминкәләр старт алды

Алар 12 сентябрьдә башлана

12 сентябрьдә  Чистайда  авыл хуҗалыгы ярминкәләре  старт ала. Бу хакта Чистай муниципалитетында хәбәр иттеләр.

Ярминкәләр  шәһәр һәм район  халкы өчен  җирле фермерлардан, шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыкларыннан  турыдан-туры  яңа  һәм натураль  продукция сатып алу мөмкинлеге  булып тора.

Көзге ярминкәләр ассортиментында – өйдә заготовкалар ясау өчен яңа гына өлгергән яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, бодай  һәм шәхси  хуҗалыклар өчен терлек азыгы, натураль сөт продуктлары, шулай ук йомырка.

Сәүдә  ике мәйданчыкта: Базарная урамында һәм  Сәгать заводы- ның универсаль базары алдында  үтәчәк.

Иртәнге 8.00 дә башлана.   

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев