Аны Михаил Ксенофонтов котлады
Шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов тыл хезмәтчәне Зәйнәп Әхмәтшинаны туган көне белән котлады. Аңа 99 яшь тулды. Михаил Иванович туган көне белән котлап, аңа сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Зәйнәп Әхмәт кызы Чистай районының Иске Роман авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда төрле эшләрдә эшләгән, аннары трактор йөрткән һәм хәрби ихтыяҗлар өчен агач әзерләү белән шөгыльләнгән. Сугыштан соң «Яңа Роман» колхозында эшен дәвам иткән.
Кияүгә чыккач, гаиләдә биш бала туган. Соңрак Зәйнәп Әхмәт кызы гаиләсе белән Нижневартовск шәһәрендә нефтьче-вахтачылар өчен пешекче булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, Чистайга кайткан. Аның гомуми хезмәт стажы 49 ел тәшкил итә.
Бүгенге көндә Зәйнәп Әхмәт кызының 11 оныгы, 12 оныкчыгы һәм оныгының 4 оныгы бар. Ул гөлләр үстерергә ярата, телевизордан яңалыклар карый һәм барлык халыкара вакыйгалардан хәбәрдар кала.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев