...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКС каналында Татарстанда җиде спорт объекты ачылуы турында хәбәр итте.
Лениногорск, Алексеевск, Чүпрәле һәм Теләче районнарында дүрт футбол манежы эшли башлады. Аксубай, Тукай һәм Яңа Чишмә районнарында ясалма бозлы тагын өч ябык шугалак ачылды.
«Димәк, районнарда тагын дистәләгән мең татарстанлы ел әйләнәсе футбол һәм хоккей уйный, тимераякта шуа һәм спорт белән шөгыльләнә алачак!» – диде Рөстәм Миңнеханов.
Чыганак: Вести Татарстан
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев