Иммунизация барлык районнарда яшәүчеләргә дә мөмкин булачак
Татарстан Республикасы медицина учреждениеләренә гриппка каршы вакцина партиясе кайтты. Республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр иткәнчә, төбәккә 340 мең доза препарат кайткан.
Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, иммунизация барлык районнарда яшәүчеләргә дә мөмкин булачак.
«Вакцина республиканың барлык муниципалитетларына таратылды. Ул барлык медицина учреждениеләрендә дә бар», – дип ассызыклады Абашев.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, вакцинация өчен иң кулай вакыт – сентябрь-октябрь айлары, кискен респиратор вирус инфекцияләре һәм грипп белән авыручылар саны сезонлы күтәрелә башлаганчы.
Прививка авыруның авыр баруы һәм өзлегүләр куркынычын киметергә ярдәм итә.
Чыганак: Татар-информ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев