...
Шимбә көнне, 12 сентябрьдә, Татарстанда төнлә урыны белән көчле яңгырлар көтелә, томан булуы ихтимал, ул иртәнге сәгатьләрдә дә сакланачак. Көндез явым-төшем аз булачак.
Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчеп, секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк, урыны белән тизлеге 14 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр иттеләр Татарстан Гидрометеорология үзәгендә.
Алдагы төндә республика буенча минималь температура +7...+12 градус тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганалары +13.. + 18 градус күрсәтәчәк.
Чыганак: ТНВ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев