Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Тешләр, күзләр, кан тамырлары авыруы һәм шизофрения – тәмәке тарту нәрсә белән яный?

Тәмәке тартуның җитди нәтиҗәләре турында “Татар-информ”га Республика наркология диспансерының профилактика кабинеты мөдире Галимҗан Шакирҗанов сөйләде.

1 факт. Кешенең тәмәке тартуына яки гаиләсе һәм тирә-як мохит гаепле

 “Ике фактор аркасында тарта башлыйлар – тирә-як мохит һәм әти-әни үрнәге. 5-13 яшьлек балалар тартуга карата тискәре фикердә була. Әмма кече яшьтән үк әтиләренә, бабаларына яки абыйларына охшарга тырышалар.

Әгәр гаиләдә әти кеше тәмәке кабын алып “улым, мин башка беркайчан тартмыйм” дип әйтсә, кызы яки улы үскәч тартып караган очракта да, беркайчан тәмәке тартучы булмаслар иде. Ни өчен икәнен беләсезме? Чөнки нигез – гаиләдә әти кешенең үз-үзен тотышы. Әгәр гаиләдә әти юк икән, бабай, абыйлар үрнәк була”, - диде нарколог.

2 факт. Тарту йөрәк-кан тамыры авырулары китереп чыгара

“Никотин – кан тамырлары өчен агу. Беренче чиратта ул кан йөреше системасын параличлый: тамырлар кисәк кенә киңәя. 30 секундтан соң тамырлар тарая һәм бу бер сәгатькә якын дәвам итә. Һәм кеше бер сәгатьтә бер тәмәкедән артыграк тарта икән, аны кан тамырлары гел уйнап тора. Нәтиҗәдә организмда гипертоник авыру, бөтен организмдагы тамырлар склерозы башлана”, - диде табиб.

3 факт. Тәмәке тарту импотенция китереп чыгара

“Ир-атларның җенес органнарында кан тамырлары бар,  бу тамырларның стенкаларында гомуми озынлыгы йөз мең чакрым озынлыктагы капиллярлар урнашкан. Тамырлар киңәйгәндә кан хәтта иң кечкенә капилляр аша да уза. Әмма тамырлар тарайганда, тамырлар һәм капиллярлар тыгыла.

Ир-атта сексуаль теләк була, тик мөмкинлеге юк, чөнки никотин һәм тәмәке җенси өлкәгә бик җитди тәэсир итә”, - диде нарколог.

4 факт. Простата аденомасы да тәмәке тартуга бәйле

Мәни бизе кан белән бик мул тәэмин ителә, тәмәке тартканда тамырлар тыгыла һәм тиешенчә эшләми башлый. Табиб әйтүенчә, тәмәке тарткан ир-егетләрнең күбесендә мәни бизе аденомасы барлыкка килә һәм ул яман шешкә дә әверелергә мөмкин.

5 факт. Тартканда тешләр, уртлар һәм күз күреме бозыла

“Уртларны кан белән тәэмин итә торган тамырларда да тарткан вакытта спазм барлыкка килә. Кан белән тәэмин ителү бозыла һәм пародонтоз башлана. Тешләр селкенә башлый, какшый һәм алга таба шуңа бәйле проблемалар башлана. Әгәр күзнең челтәр катлавының кан белән туклануы бозыла икән, катаракта башлана”, - диде белгеч.  

6 факт. Тәмәке һәм никотин тын юлларын һәм ашказаны-эчәк трактын зарарлый

“Никотин һәм тәмәке шундук тын юлларын һәм ашказаны-эчәк трактын заралый башлый. Үпкәләрдә һәм бронхларда утырып калган зарарлы матдәләр тора-бара үпкәләрдә хроник обструктив авыру китереп чыгара. Агулы сумалалар трахеяларны, үңәчнең, ашказанының эчке стенкаларына тәэсир итә. Тәмәке тартмаган кешеләргә караганда, тартучыларда сулыш һәм ашкайнату органнары яман шеше берничә тапкырга ешрак була”, - дип өстәде табиб.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев