Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Талпаннарның котырган чагы

Яз башлануга талпан дип аталган күңелсезлекне көт тә тор.

Димәк, уяулыкны арттырырга һәм аеруча сак булырга кирәк. Күпләрнең талпан кадалу китереп чыгарырга мөмкин булган күңелсез нәтиҗәләр турында ишеткәннәре бардыр, әмма кайберәүләр моңа әллә ни игътибар бирми.

Аларның кеше сәламәт леге өчен нинди куркыныч тудырулары турында ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Чистай, Спас районнарындагы табиб-эпидемиологы Наил Мостафин сөйли:

– Иксодлы талпаннар кадалган очракта, безнең организмга патоген микроорганизмнар эләгергә мөмкин, алар төрле авырулар, шул исәптән талпан энцефалиты, иксодлы талпан боррелиозы, туляремия һәм башканы китереп чыгаралар.

Авыруларны кисәтү алым нарының берсе – вакытында вакцинация ясау. Әмма талпаннар китереп чыгара торган барлык авырулардан да вакциналар юк, ә талпан энцефалитыннан прививка ярдәмендә сакланырга була.

Вакцинация талпан энцефалиты буенча эндемик территорияләрдә яшәүчеләр яисә анда баручылар, шул исәптән авыл хуҗалыгы, гид ромелиорация, төзелеш, әзерләү, һөнәрчелек, геологик, дератизация, дезинсекция һәм башка эшләрне башкаручылар прививка ясатырга тиешләр. Бу категориягә талпан энцефалиты китереп чыгаручы тере культуралар белән эшләүче затлар да керә.

Вакцинацияне алдан, көздән үк үткәрергә кирәк. Аның схемасы препаратка бәйле. Безнең илдә балалар һәм олылар өчен берничә төр вакцина теркәлгән. Аларның кайберләре хәтта аллергия реакцияләре булган затларга да рөхсәт ителә.

Вакцинация ике тапкыр, 1 айлык минималь интервал һәм бер елдан соң ревакцинация белән үткәрелә.

– Вакцинация үткәрелмә гән булса, ә талпан кадалса, нәрсә эшләргә?

– Әгәр лаборатория тикше ренүе нәтиҗәсендә аның вирус йөртүче булуы исбатланган булса, тешләгәннән соң беренче 96 сәгатьтә кешегә иммуноглобулин кертелә. Мондый кисәтү чарасы зыян күрүчегә прививка ясалмаган булса яки прививкадан соң 10 тәүлек узмаган очракларда үткәрелә.

Талпан кадалудан үзеңне саклау өчен дөрес киенергә кирәк, бигрәк тә урман яки парк буйлап йөргәндә, анда талпаннар үзләренең потенциаль корбаннарын көтеп торырга мөмкиннәр. Кием озын җиңле булырга тиеш, чалбар балагын итек эченә кертеп кияргә. Баш киеме киегез һәм муенны каплагыз.

Әгәр тәнегезгә талпан кадалганын күрсәгез, аны мөстәкыйль тартып чыгарырга тырышмагыз. Эш шунда, аны тартып алганда сытылса, вирус күзнең лайлалы тышчасына һәм зарарланган тирегә үтеп керергә мөмкин. Талпанны тартып алу өчен травмпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда кирәкле медицина ярдәме күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев