Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Табибка кабул итүгә – махсус автомобильдә!

Хәзер авыл халкына үз сәламәтлеген тикшертү өчен уннарча километр ара үтеп шәһәргә барырга кирәкми.

«Сәламәтлек саклау», «Демография»  милли проектларын тормышка ашыру максатында республикада мобиль поликлиникаларда авыл халкын медицина тикшерүләре башланды. Күптән түгел күчмә медицина комплексы (астагы рәсемдә) Чистай Выселкасы авылында эшләде.

Махсус автомобильнең җылы коридорында җанлылык хөкем сөрде, авыл халкы кирәкле белгечкә эләгергә ашыкты. Барысы да чын поликлиникадагыча: регистратура һәм пациентларны кабул итү өчен күчмә диагностик жиһазлар белән аерым бүлмәләр. Шунда ук лаборатория эшли.

 Кабул итү фельдшер-акушерлык пункты фельдшерлары, Чистай үзәк район дәваханәсенең авыл участоклары табиблары төзегән исемлек буенча алып барыла. Мобиль поликлиника килүе турында пациентларга алдан хәбәр иттеләр.

Алты кабинетта да кеше өзелеп тормады. Табибларның көйләнгән эшләре нәтиҗәсендә эшләр бик җайлы барды. Пациентка регистратурада карточка ачалар һәм аны кирәкле белгечкә җибәрәләр.

Кардиолог, невролог, эндокринолог, хирург, гинеколог, УЗИ табибы пациентларны кабул иттеләр. Кирәк булган очракта офтальмолог, уролог, онколог, гематолог һәм башка белгечләрдән дә консультация алырга мөмкин иде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, тикшерүдә патологияләр табылган очракта нәтиҗәләр телемедицина ярдәмендә махсус медицина үзәкләренә җибәрелә.

– Мобиль поликлиника базасында республикада авыл халкын кабул итү узган елның 2 сентябреннән башланды. Дүрт ай эчендә җиде меңнән артык пациентка хезмәт күрсәттек. Һәр белгеч пациентка консультация бирә, тикшерү үткәрә, экспертлар нәтиҗәсе ясый. Әгәр тикшерүдән соң кешене дәваханәгә салырга кирәк булса, без аны ашыгыч ярдәм машинасы белән үзәк район дәваханәсенә һәм дәвалауны дәвам итү өчен Республика клиник дәваханәсенә җибәрәбез. Мобиль комплекс эшләгән вакытта күп кешеләрнең кардиологка эләгергә теләүләре ачыкланды, – дип аңлатма бирә Республика клиник дәваханәсенең мобиль поликлиника җитәкчесе Илфак Ярмиев.

Көн саен мобиль поликлиника табиб­лары йөзгә якын кешене кабул итәргә, тикшерергә һәм тыңларга мөмкин. Пациентлар исемлегендә күбесе пенсионерлар. Шулай ук яшьләр кирәк булган очракта үз сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйлар.

– Мобиль поликлиника дәваханә­ләрдән еракта урнашкан кече авыллар һәм шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен мөһим һәм уңайлы. Шулай ук фельдшер-акушерлык пунктлары булмаган җирләргә дә бик кирәкле ярдәм. Тикшерү үтәргә тиешле кешеләр исемлегенә без диспансер исәбендә торучыларны, хроник авырулары булган кешеләрне, шулай ук бервакытта да медицина тикшеренүе үтмәгән кешеләрне керттек, – дип сөйли Чис­тай үзәк район дәваханәсе баш табибы Рәис Мостафин. – Мобиль поликлиниканы күзәтеп торучы Республика клиник дәваханәсе белгечләре Чистай үзәк район дәваханәсенә зур ярдәм күрсәтәләр. Бик кирәк булган очракта алар җирле табибларга ярдәм йөзеннән пациентларны үзләренә дә алалар.

Мобиль поликлиника килүгә иң сөенгән кешеләр район кешеләре булды.

– Беркая да барырга кирәкми. Кирәкле табиблар барысы да килгәннәр. Эндокринологка һәм хирургка язылдым. Чиратлар юк диярлек, уңайлы һәм җайлы. Миңа дәва билгеләделәр, сентябрьдә яңадан киләчәкләр, шул вакытта мин дә яңадан килеп тикшеренергә уйлыйм, - ди Александра Цыганова (рәсемдә өстә).

 Шулай ук авылның икенче кешесе Галина Ячменева да табиблар тикшерүеннән канәгать калган. Сәламәтлеге начар булу сәбәпле, аңа шәһәргә кадәр бару мөмкинлеге юк. Ә биредә ул берьюлы өч табибта булган.

– Мобиль поликлиника килүенә без бик шат. Бездә бу беренче тапкыр. Мин эндокринологка, хирургка һәм кардиологка мөрәҗәгать иттем. Әйбәт кабул иттеләр, – дип сөйли пациентка.

Табиб-эндокринолог Венера Билалова сүзләренә караганда, аның белгечлегенә караган авырулар күп ачыклана икән. Бу шикәр диабеты, тамак асты бизе авырулары.

- Кешеләрне үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга, вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә өйрәтергә кирәк. Тикшерүләр вакытында кешеләр үзләрен сәламәт дип санаган очракта да күп кенә хроник авырулары барлыгы ачыклана, -дип билгеләп үтә белгеч.           

Мобиль поликлиника тагын өч атна эшләячәк. Чистай Выселкасыннан тыш ул Луч поселогында да булды, шулай ук Мөслим, Каргалы, Татар Талкышы авылларында да булачак. Беркетелгән территория буенча бирегә якын-тирә авылларда яшәүчеләр дә киләчәк. Өлкәннәр һәм йөри алмаучы кешеләрне мобиль поликлиникага китерү өчен аерым транспорт билгеләнгән.

Сүз уңаеннан

Мобиль поликлиникада ачылган карточка автомат рәвештә респуб­лика-клиник дәваханәсе базасына эләгә.

белешмә

КамАЗ автомобиле базасында «Мобиль поликлиника» комплекслары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча җиһазландырылган. Шундый машиналар дүртәү. Алар хезмәт күрсәтү зоналары буенча беркетелгән. Чистай районына Республика клиник дәваханәсе хезмәт күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев