Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Сәламәт тормышка 10 мең адым

10 мең адым – медицина хезмәткәрләре көн саен нәкъ шулкадәр үтәргә киңәш итә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы булышлыгында 2000 елдан башлап 29 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Йөрәк көненә багышланган шундый исемдәге акция үткәрелде.

Бөтен Россия буенча йөзләгән теләүчеләр сәламәтлек маршына кушылды. Чистай акциясенең үзенчәлеге шунда: анда көн саен халык сәламәтлеге сагында торучы табиблар катнашты.

Акциянең максаты – дөньяда йөрәк-кан тамырлары авырулары эпи­де­миясе белән бәйле булган куркынычны җәмгыятьтә аңлауны арттыру, шулай ук ишемия авыруына һәм баш мие инсультына карата барлык кисәтү чараларын халыкның бөтен катлавына җиткерү.

Танылган кардиохирург Лео Бокерия әйткәнчә, җәяү йөрү – ул иң гади физик активлык һәм шул ук вакытта йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү чарасы. Район үзәк дәваханәсе табиблары җәяү йөрүнең сәламәтлек өчен әһәмиятлелеген үз үрнәкләрендә күрсәтеп кенә калмыйча, моны шәһәрнең үзәк урамнары буйлап кечкенә генә экскурсия (рәсемдә) белән бергә үткәрергә карар иттеләр.

– Бүген без күңелле эшне файда белән үткәрәбез. Безнең медицина хезмәткәрләре актив тормыш рәвеше алып баралар, барысының да үз адымнарын үлчи торган җайланмасы бар, алар ярдәмендә көн саен үткән адымнарны үлчибез. Күпләр бу эшкә кушылды, – дип сөйли район үзәк дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин. – Акция Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәренә нигезләнә. Әгәр кеше көнгә 5 меңнән дә ким адым уза икән, бу гиподинамия дип санала, ягъни пассив яшәү рәвеше буларак характерлана. Кешегә, ким дигәндә, көнгә 7-8 мең адым барырга кирәк. Ә актив яшәү рәвеше һәм күп кенә авыруларны кисәтү өчен ул 10 меңнән дә ким булмаска тиеш. Әлбәттә, моны чиктән тыш бирелмичә эшләргә кирәк, урамда йөрү рәхәтлек китерергә тиеш. Бу җиңел, рәхәт чара сәламәтлек белән килеп чыккан күп кенә проблемалардан котылырга ярдәм итәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акциядә Республика наркология диспансеры вәкилләре дә катнашты.

– Бу чара тәкъдим ителә торган гамәлне җиңел башкарып булуын күрсәтә. Һәр кеше көн дәвамында 10 мең адым җыя ала. Күпсанлы тикшеренүләрдән билгеле булганча, ул йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта, аны саклый һәм гомерне озынайтырга ярдәм итә. Шуңа күрә мин бу акциягә бик теләп кушылдым, – дип ассызыклый Республика наркология диспансеры баш табибы урынбасары Степан Криницкий.

Бу акциядән тыш, Сәламәт йөрәк көнендә Чистай балалар дәваханәсендә флешмоб оештырдылар. 2нче номерлы шәһәр дәваханәсендә производство гимнас­тикасы, кардиологик авырулар булган пациентлар катнашында «түгәрәк өстәл» янында очрашу, лекцияләр һәм әңгәмәләр оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев