Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Һәркемгә йокы туйдырырга кирәк

Яхшы йокы – көч, энергия һәм күтәренке күңел чыганагы. Һәм моның белән бәхәсләшеп тә булмый!

Кайчагында туйганчы йокларга вакыт җитми. Әмма караватта озак иркәләнеп ятып  булмый: кемгәдер – эшкә, кемгәдер укуга ашыгырга кирәк.
Медицина психологы Ольга Баранская үзебезне яхшы хис итү өчен тулы канлы ял кирәклеген билгеләп үтә:
– Борынгы заманнардан ук сәла­мәтлекне саклау һәм ныгыту өчен йокының нинди зур әһәмияткә ия булуы билгеле. Ул баш мие күзәнәкләрен артык ярсудан саклый, нерв системасы өчен дәвалау ролен уйный. Организм өчен бу иң яхшы ял. Олы кешегә тәүлегенә 7-8 сәгать йок­ларга кирәк. Ә менә балалар тагын да озаграк йокларга тиеш.
Нерв системасы сизгер һәм йомшак булганнар тизрәк арыйлар, шуңа да андый кешеләрнең йокыга ихтыяҗлары күбрәк. Алар ял иткәндә нерв системасы да тынычлана һәм көчләре арта, балалар йоклаганда үсә.
–    Әгәр кеше сменалап эшләсә һәм төнге вакытта эшкә чыкса?
– Ул вакытта көндез йокларга туры килә. Һичшиксез, йокыны туйдырырга кирәк, йокыга бирелгән вакытны янга калдырырга кирәк түгел. Йокы туймау сәламәтлеккә  зыян китерә. 
Ә менә балаларга төнге йокыны көндезгесе белән алыштырырга киңәш ителми, бу хәтта зыянлы да. Өлкән кешеләргә дә көндез йокларга кирәк, әмма моны төшке аш алдыннан эшләү яхшырак.
– Бер үк вакытта йокларга ятарга кирәк, диләр?
– Бу чыннан да шулай. Бу очракта тизрәк йокыга китәчәксез, йокыгыз да яхшы була, иртән күтәренке кәеф белән уяначаксыз. Өстәвенә, бер үк вакытка торырга кирәк. Берничә кагыйдәне үтәргә киңәш итәм: йок­ларга ятарга 1,5-2 сәгать калгач, акыл эшчәнлеге белән шө­гыльлән­мәгез, ә бары рәхәтлек китерә торган катлаулы булмаган эшләр белән генә мәшгуль булыгыз.
Икенчедән, кичке аштан соң ук йокларга ятарга ярамый (йокыга кадәр 2 сәгать кала ашарга, әче тәмләткечләр кулланырга, каты эчемлекләр, каһвә эчмәскә кирәк). 
Өченчедән, җылы су белән юыну, ванна керү, бүлмәне җилләтү яхшы тәэсир итә. Йоклар алдыннан шулай ук урамда йөреп керү дә файдалы.
Ә иртән күзне ачуга, яңа көнгә сөенегез, планнар төзегез. Караватта озак иркәләнеп ятарга кирәкми. Сүз уңаенда, иртәнге вакытта эшкә сәләтлелек күзәтелә, шуңа күрә эшләп калырга ашыгыгыз. Сәламәт, актив, шат күңелле булыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X